Режим работы:
Ежедневно с 8.00 до 16.12
Суббота, Воскресенье - выходной
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
"Музей народного творчества и быта имени Мидхата Газымова Новошешминского муниципального района Республики Татарстан"
logo

19 май — пионерлар оешмасы туган көне

19 май — пионерлар оешмасы туган көне уңаеннан, музей ике буынны — үткән чор пионерларын һәм бүгенге яшь буынны берләштергән мәгънәле чара уздырды. Күргәзмәдә пионер чорына караган бай коллекция, шул исәптән флаглар, галстуклар, барабаннар, «Артек» һәм «Орлёнок» лагерьлары альбомнары тәкъдим ителде.
Әлеге бәйрәмдә безне хөрмәт итеп, зурлап килгән мөхтәрәм кунакларыбыз — Дәүләтшина Илсөяр Кыям кызы җитәкчелегендә Чаллы Башы авылы мәдәният йорты артистлары. Киләсе буынга татар халкының бай мирасын җиткерүдә армый‑талмый хезмәт куйган бу коллектив, «Талир тәңкә» фольклор ансамбле апалары, Зирекле лицее башлангыч сыйныф укучылары, Зирекле авылы хатын‑кызлар советы җитәкчесе Сәлимова Зөмәрия Вәлиулла кызы, лицей директоры советнигы Гайфутдинова Әлфия Хәлфәт кызы, музей дуслары да чарада катнаштылар.
Пионер апалар, яшь чакларындагы кебек, бер төсле формалар киенеп, быргы һәм барабан тавышы астында, Кызыл флаг күтәреп, тантаналы рәвештә залга керделәр. Балалар аларны таң калып күзәттеләр: күзләрендә кызыксыну, гаҗәпләнү һәм бер үк вакытта — үзләре дә шулай булырга теләү хисе ачык күренде.
Барлык катнашучылар да балаларга пионер еллары турында матур һәм кызыклы истәлекләр сөйләде. Хәтта Исмәгыйлева Тәнзилә пионерга кергәндә өйрәнгән шигырен дә яңгыратты.. Тырышып устав өйрәнүләр, пионерга кереп булыр микән, дип, кайгырулар, дулкынланулар, әле дә онытылмый. Тимур командаларының макулатура, көл җыю кебек файдалы эшләр, өлкәннәргә ярдәм итүләре дә искә алынды.
Һәрбер сүз — чын тарих һәм тәрбия чыганагы.
Ул чорда тәрбияләнгән кыйммәтләр, әхлакый принциплар бүген дә актуальлеген югалтмый.
Соңыннан бергәләп татар халык уеннарын да уйнадык: «Агыш», «Йөзек салыш». Бу уеннар яшь буынны милли йолалар, гореф-гадәтләр белән таныштыру, аларны берләштерү, дуслыкны ныгыту максатыннан оештырылды.
Бүген без олы апаларыбызның яшьлек хатирәләрен яңарттык, ә балаларыбызның күзләрендә шул ук пионер дәрте кабынуын күрдек. Пионер оешмасы тарихка кереп калса да, аның төп кыйммәтләре — Ватанны ярату, дуслык, олыларны хөрмәт итү һәм ярдәмчел булу — бүген дә яши. Музеебызда пионер елларына бәйле бик күп истәлекләр бар, һәм без аларны киләчәк буыннар өчен саклаячакбыз. Нәни укучыларыбызга апалардан үрнәк алып, илебезнең лаеклы кешеләре булып үсүләрен телибез.
Аннан Мидхәт абыйны сагынып, үткәндәге очрашулардан җылы истәлекләр белән искә алдык. Аның якты эзләре, игелекле сүзләре, һәркемгә булган мәрхәмәте һаман да хәтердә. Киткәннәр рухына сүрәләр укып, дога кылдык. Аларның рухы шат булсын, кылган изге гамәлләре, калдырган мираслары безнең өчен һәрвакыт юл күрсәтүче маяк булып торсын.
Музей коллективы исеменнән Чаллы Башы авылы кунакларыбызга, барлык катнашучыларга олы ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез! Сезнең катнашуыгыз чараны истәлекле, матур итеп уздыруга ярдәм итте.
Илләребез тыныч булсын, балаларыбыз сугыш әфәтләрен күрмәсеннәр. Исәнлек-саулык, сәламәтлек, гаилә бәхете теләп, музей коллективы исеменнән ихластан рәхмәт белдерәбез.
Бәйрәм белән сезне!
Фотода Зирекле мәктәбендә яшь вакытында пионервожатый булып эшлэгэн Мохлис бабай кызы Нәсимэ апа.(мәктэптэ эшлэгэн Бадыйгова Мәймүнә апанын апасы). Исэн-сау, 95 яшьләр тирәсе. Калининграда, кызы белэн яши.
Фотоны Нуруллина Рәзинә апа җибәрде, ул үзе дә озак еллар мәктәптә пионервожатый булды. Олы рәхмәт барсы өчен дә!