9 Май-бөтен илебез өчен үзенчәлекле көн.
9 Май — бөтен илебез өчен үзенчәлекле дата. Бу — үлемсез батырлык көне, Хәтер һәм горурлык көне, күз яшьләре һәм рәхмәтләр көне. Сугышның коточкыч сынауларын кичергән, фронтта һәм тылда Ватанны саклаган, киләчәк буыннарның тынычлыгы һәм азатлыгы өчен гомерләрен биргән кешеләр алдында без, баш иябез.
Еллар безне ул куркыныч сугыштан ераклаштыра бара. Элек бу көнне безнең алынгы рәтләрдә күкрәкләре орденнар, медальләр белән тулы ветераннарыбыз, тыл ветераннары утыра иде. Бүген исә ул урыннар буш. Бүтән бер кем дә безгә фронт хикәяләрен сөйләмәс, бүтән бер кем дә: “Без күргәнне, күрмәгез, дип, башыбыздан сыйпамас. Алар китте! Авылыбызның ветераннары мәңгелек полкка китте!
Кадерле якташлар, бу көнне барыгызга да нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек, күңел җылысы һәм бердәмлек телибез. Һәрвакыт дөньяларыбыз тыныч булсын, ә йөрәкләрегездә – рәхмәт, горурлык һәм Ватанга мәхәббәт булсын!
Сезне чын күңелдән Бөек бәйрәм – Җиңү көне белән котлыйбыз!
