Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз!
Бөек Җиңү – ул безнең тарихыбызның алтын хәрефләр белән язылган битләр!
Кадерле сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш елы балалары, авылдашлар! Барыгызны да Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз!
Кызганычка каршы, Зирекледә инде Бөек Ватан сугышының соңгы ветераннары да безнең арабыздан китеп барды. Аларның һәрберсенең батырлыгы, хезмәте – безнең өчен мәңгелек хәтердә калачак. Аларның рухлары шат, урыннары җәннәттә булсын.
Хәзерге вакытта исән-сау калган бердәнбер тыл хезмәтчәне, безнең авылның күркәм ак әбисе – Рушания апа Гыйльметдин кызы. Бөек Җиңү көне хөрмәтенә, бөтен авылдашлар исеменнән аңа иң изге теләкләребезне җиткердек. Аларның сугыш елларында күрсәткән көчле рухы, армый-талмый эшләве, гаиләсен һәм Ватанын саклап калу өчен тоткан авырлыклары безнең өчен зур үрнәк. Аңа ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш һәм озын гомер телибез.
Җиңү көне мөбарәк булсын
