Режим работы:
Ежедневно с 8.00 до 16.12
Суббота, Воскресенье - выходной
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
"Музей народного творчества и быта имени Мидхата Газымова Новошешминского муниципального района Республики Татарстан"
logo

Бөек Ватан сугышының һәр көне фронтта да, тылда да батырлык!

Бөек Ватан сугышының һәр көне фронтта да, тылда да батырлык,
бетмәс- төкәнмәс сабырлык, кыюлык,туган илгә карата тугрылык таләп иткән. Илебез иң авыр сынаулар аша үткән чорда, Зирекле МТСы да үз эшен туктатмаган. Авыл халкы фронтка киткәннәргә терәк булып, тылда калып, илне ачлыктан саклап калуда зур тырышлык күрсәткәннәр. Алар арасында Шәмсетдинов Габдулла Шәмсетдинович (1913 – 17.10.1990) кебек авылдашларның батырлыгын тану зарур.
Габдулла Шәсетдин улы 1913 елда Зирекле авылында туа. Хезмәт юлын механизатор буларак 19 яшеннән үк башлый. Зирекле МТСы оеша башлаган көненнән үк, ягъни 1932 елның июль аеннан 1937 елның мартына кадәр тракторчы булып эшли. Тырыш хезмәтен күреп,1937 елның 3 мартында Зирекле МТСы тракторчыларының бригадиры итеп куялар. Үз белемен күтәрү теләге белән, Габдулла 1939 елның 20 мартыннан 1940 елның 31 декабренә кадәр Уфадагы Башкорт колхоз авыл хуҗалыгы техникумында укый һәм авыл хуҗалыгы белгече дигән диплом ала. Укуын тәмамлап кайткач, 1941 елның гыйнварында Зирекле МТСында участок агрономы итеп билгеләнә, ә шул ук елның 4 мартыннан МТС директоры урынбасары вазифасын башкара.
1941 ел Бөек Ватан сугышы башлана. Сугышның беренче көннәреннән үк Зирекле авылыннан дошманга каршы сугышка 116 ир-егет чыгып китә. Сугыш дәвамында исә колхозның ныклы терәге булган иң нык, эшкә яраклы 402 ир-егете туган җирләренең күкрәп үскән иген басуларын калдырып, кулларына корал алырга мәҗбүр булалар.
Икмәк җитештерүнең сугыш чорында бик мөһим булуын исәпкә алып, яшь механизатор Габдулла Шәмсетдиновка сугышка китүдән азат итеп, бронь бирәләр.
Сугыш үзенең авырлыгын авыл хуҗалыгында да бик нык сиздерә. Зирекле МТСыннан 4 – ЧТЗ тракторы, 4 – НАТИ һәм 3 дистәгә якын СТЗ тракторлары, автомашиналар сугышка алына. Авыл хуҗалыгының матди базасы бик нык какшый. Шуның өстенә калган тракторларда, комбайннарда, автомашиналарда эшләргә эшче көчләр җитешми башлый. МТС каршында оештырылган кыска сроклы курсларда механизаторлык эшенә өйрәнергә хатын-кызлар укып, техникага утыралар. Габдулла абый тракторларда эшләүче хатын-кызлар белән җитәкчелек итә (бригадир да була), үзе дә көнне-төнгә ялгап, тракторда җир сөрә. 1943 елның 13 гыйнваренда рәсми рәвештә тракторлар бригадиры итеп куела.1949 елның мартында Зирекле МТСның участок механигы вазифаларын да башкара башлый һәм бу эшендә 1958 елның 1нче июленә кадәр эшли. 1965нче елга кадәр тракторлар бригадасын җитәкли.
Шулай итеп, ул туган җирендә, авыл хуҗалыгында хезмәт итеп, илгә ярдәм итүен дәвам итә.
Габдулла абый күп тапкыр халык депутаты булып та сайлана.
Депутат буларак, 1945 елның 25 июненда Татарстан АССРның 25 еллык юбилеена – Татарстан АССР Верховный Советының юбилей Сессиясендә катнашу өчен Казанга чакырыла.
Хәдичә Фәйруша кызы белән 1938 елның 10 гыйнваренда гаилә коруы, сугыш елларындагы авырлыкларны бергә күтәреп, балалар тәрбияләү – болар барысы да тормышның аерылгысыз бер өлеше.
Намус белән башкарган хезмәте һәм бүләкләре аның тугрылыклы коммунист, Ватанны саклауда катнашкан, халык алдында зур хөрмәткә ия булган шәхес икәнен күрсәтә. КПСС сафларында озак еллар намуслы хезмәт итүе, партия эшчәнлегендә актив катнашуы, шулай ук сугыш чорындагы һәм аннан соңгы чорда күрсәткән батырлыгы, фидакарьлеге югары бәяләнгән.
25 яшьлек егетне Зирекле сайлау округыннан Татарстан Верховный Советының 1нче чакырылыш депутаты итеп сайлыйлар (1937 – 1947), ул вакытта ТАССР Верховный Советының Президиумы Председателе Динмөхәммәтов кул куйган 109 номерлы Депутатлык билеты тапшырыла.
1947 елда сугыш елларындагы фидакарь хезмәте өчен медаль белән бү-ләкләнә. ТАССРның 40 еллыгы уңаеннан Яңа Чишмә райкомы һәм башкарма комитеты Мактау грамотасы тапшыра.1970 елда В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан юбилей медале, 1973 елда «Социалистик ярыш җиңүчесе» билгесе, 1977 елда «Хезмәт ветераны», Бөек Җиңүнең 30 һәм 40 еллыгы уңаеннан чыгарылган медальләр тапшырыла.
1987 елда Бөек Октябрь социалистик революциянең 70 еллыгы уңаеннан Яңа Чишмә районы КПСС Комитеты секретаре Гариф Хафизович Хафизов имзасы белән Мактау грамотасы, 1989 елда «50 лет пребывания в КПСС» билгесе тапшырыла.
Габдулла абый 70 яшенә кадәр амбарда бөртек, орлык чистарту агрегатларында эшли.
Габдулла Шәмсетдинович 1990 елның 17 октябрендә вафат була. Бөек Ватан сугышы елларында авыр тыл хезмәтен үз җилкәләрендә татыган ветераннарыбызның батырлыгын онытырлык түгел.
Аларның исеме, Зирекле җиренең тарихында, Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәт истәлегендә саклана.