/ Новости / Музейда кунакта. Музейда кунакта. Зирекле авылы музеенда мөхтәрәм кунак! Бүген безнең музейда Роберт Миңнуллин исемендәге республика балалар китапханәсенең милли телләр һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Нуридә Насыйбуллина Шәйдулла кызы булды. Без бик шат, чөнки Нуридә ханым музейны бик яратып кабул итте. Музейның экспонатлары арасында аеруча аның игътибарын җәлеп иткән предметлар – авыл тормышын чагылдырган көнкүреш әйберләре, халык иҗаты үрнәкләре булды. «Балачагыма, «картәниләремә кайткандай булдым», диде ул. Бу сүзләр безнең өчен бик мөһим, чөнки безнең максатыбыз – үткәннәрне, гореф-гадәтләрне саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру. Мөхтәрәм кунак Нуридә ханым Зирекле авылының хезмәт сөючән халкына һәм музей хезмәткәрләренә ихлас рәхмәтләрен җиткерде. «Бик бай мирас тупланган. Киләчәк буын өчен татар тарихын, авыл тарихын тапшыру өстендә армый-талмый эшләргә язсын. Бергә булыйк, бердәм булыйк!» дип язды Отзывлар китабына. Чыннан да, бердәмлек һәм уртак тырышлык безгә тарихыбызны сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга ярдәм итәчәк. Без Нуридә Насыйбуллина Шәйдулла кызына килүе өчен зур рәхмәт белдерәбез һәм аның белән яңа очрашулар көтеп калабыз! Сегодня у нас в гостях была Насыбуллина Нурида Шайдулловна, кандидат филологических наук, заведующая отделом национальных языков и краеведения Республиканской детской библиотеки имени Роберта Миннуллина.