Мирасханәдә кунакта
Мирасханәдә кунакта Лилия Фәттахова.
Бүген мирасханәбезгә безнең якташыбыз, талантлы һәм актив журналист Лилия Фәттахова булып китте. Лилия, музейның киң залларын йөреп, халкыбызның бай тарихын, гореф-гадәтләрен чагылдырган ядкәрләрне игътибар белән күзәтте. Журналист буларак, кыска гына вакыт эчендә дә, байтак кына кызыклы мәгълүмат туплагандыр.
Әле күптән түгел генә Әлмәт якларыннан килгән-бирнә капчыгына аеруча игътибар итте. Лилия бирнә капчыгын кулына алгач, аның күзләрендә кызыксыну һәм соклану чагылды. Бу капчык, чыннан да, безнең якларда ишетелмәгән, күрмәгән үзенчәлекле экспонат. Музейга аны Нуртдинова (Камалова) Сәрия Камил кызы бүләк итте. Сәрия апаның әбисе Мәүжүдә әби чиккән бирнә капчыгы, Әлмәт районы Нәдер авылы. Әлеге уникаль экспонат бер гасыр элек эшләнгән булып чыга.
Лилиягә рәхмәтлебез. Ул үзенең язмалары аша, музейның уникаль экспонатларын һәм аларның тарихын киң җәмәгатьчелеккә җиткерергә, яшь буынга мәдәни мирасның әһәмиятен аңлатырга ярдәм итәчәк.
