Режим работы:
Ежедневно с 8.00 до 16.12
Суббота, Воскресенье - выходной
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
"Музей народного творчества и быта имени Мидхата Газымова Новошешминского муниципального района Республики Татарстан"
logo

Тыныч тормышның кадерен белеп!

Минзифа Шамил кызы Зарипова (Сөләйманова) туксан яшькә якынлашса да, хуҗалыгы, йорты һәм бакчасы һәрвакыт тәртиптә.
1935 елда дөньяга килгән Минзифа апа Бөек Ватан сугышының башлану көнен бик яхшы хәтерли. Ул вакытта аңа бары алты яшь була, энесе Равилгә — өч, сеңелләре Мәрьямгә — бер, Рауза исә әле яңа туган бала була. Әтисе Шамил 1941 елның 25 июнендә фронтка китә.
Әниләре Минсафа апа берсеннән-берсе кечкенә дүрт бала белән кала. Алар шул авыр вакытларда, бер-берсенә ярдәм итеп, бер-берсенә терәк булып, авырлыкларны җиңәргә тырышалар. Шөкер, әтиләре 1946 елда исән-сау әйләнеп кайта. Сугыштан соң гаиләдә тагын бер бала — Рамил туа. Шулай итеп, биш бала үсә (1947 елда туган Зәйтүнә сеңелесе, кызганычка каршы, дүрт айлык вакытында үлеп китә).
-Сугыш белән бәйле булгандырмы, белмим, әмма мин беренче сыйныфка 9 яшемдә генә кердем. Сыйныф җитәкчебез Гафиятуллина Миннеруй апаның безне елмаеп каршы алганы әле дә күз алдымда, — дип искә ала Минзифа апа.
Хатын-кызлар барысы да авыл хуҗалыгы эшләрендә, аларга балалар, яшүсмерләр дә булыша.
-Көндез без көнозын уракта идек, ә төнлә ындыр табагында эшләдек, — ди ул.
Сугыш тәмамланганнан соң да әле тормыш тиз арада рәтләнеп китми, тик барыбер алар үзләрендә кәефләрен күтәрерлек тә көч табалар, чөнки дөнья белән килгән кайгы алдында югалып калмыйча, кешеләр бер-берсенә теләктәшлек күрсәтеп, ярдәмләшеп яши белә.
7 классны тәмамлагач, паспорт ала.
-Әни «өс-башыңны карарсың» дип, туган апаларга Пермь өлкәсе Краснокамск шәһәренә җибәрде. Анда кәгазь фабрикасында эшләдем. Ләкин туган авыл, туган урам, туган нигез бик сагындырды. Ташу вакытлары, гөрләвекләр агуы, сыерчык, тургайларның сайравы, бакаларның кычкыруы гел күңелдә йөрде. Читтә өч ел эшләп, туган якларыма кайттым. Шуннан бирле авылыбызда гомер итәм, — дип сөйли Минзифа апа ул еллар турында.
19 яшьлек Минзифа 1956 елда үзенең яраткан кешесе — балта остасы Рәшит Зарипов белән гаилә кора. Яшь гаилә үзләренең кул көче, тырышлыгы белән тормыш башлап җибәрә, матур, нык йорт салалар.
Минзифа апа — киң күңелле, уңган кеше. Ул үзенең гаиләсен генә түгел, иренең туганнарын да бик якын итә, алар һәрвакыт ярдәмләшеп яшиләр. Әлбәттә, тормыш һәрвакыт җиңел генә бармый. Гаилә тормышында да төрле сынаулар була. Бер генә мисал. Иренең олы абыйсы Хәмәтнәҗип гаиләсе зур бәлагә юлыга. Янгын чыгып, алар биш балалары белән урамда калалар. Рәшит белән Минзифа апа, абыйларының гаиләсен үзләренә сыйдыралар, яңа өй төзегәнче туганнар бер гаилә булып яшиләр.
Рәшит абый белән биш бала — бер кыз, дүрт ул тәрбияләп үстерәләр. Һәрберсе үз юлын табып, әти-әниләре үрнәгендә тәрбияләнеп, хезмәт сөючән, җаваплы кешеләр булып үсәләр. Хәзерге көндә һәрберсе үз гаиләләре белән яшиләр. Балалары, киленнәре, оныклары әниләре янында еш булалар, хөрмәт итеп, булышып яшиләр. Шатлыклары-куанычлары булып 9 онык һәм 8 оныкчыклары үсә. Бүгенгесе көндә тормыш иптәше Рәшит вафат, Минзифа апа үзе тормышын җайлап, әкрен генә алып бара.
Тыныч тормышның һәр көнен шатланып, кадерен белеп яши алар — сугыш чоры балалары. Минзифа апа да «Йә Раббыбыз, ил-көннәребезгә тынычлык, үзебезгә исәнлек биреп, гамәл-гыйбадәтле, хәерле гомерләр насыйп итсен иде», дип изге теләкләр теләп озатып калды безне.
Минзифа апага барлык авылдашлар исеменнән хәерле, бәрәкәтле гомер телибез. Балаларының, оныкларының кадер хөрмәтендә шулай балкып, җылы нурлар сибеп рәхәттә, бәрәкәттә яшәвен Аллаһы тәгалә насыйп итсен