Режим работы:
Ежедневно с 8.00 до 16.12
Суббота, Воскресенье - выходной
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
"Музей народного творчества и быта имени Мидхата Газымова Новошешминского муниципального района Республики Татарстан"
logo

Творческий час «Белый, синий, красный»

22 августа – День Государственного флага Российской Федерации!
В честь праздника национальной гордости и единства в Музее народного творчества и быта имени Мидхата Газымова прошли мероприятия. Выставки раскрыли историю флагов, а мастер-классы для детей и молодежи помогли глубже понять значение государственных символов. Для малышей из детского сада «Йолдыз» провели творческий час «Белый, синий, красный», а для молодежи – познавательный мастер-класс «Символы России».
22 августта илебездә Россия Федерациясенең Дәүләт әләме көне билгеләп үтелә. Бу көн – милли горурлык һәм халык бердәмлеге бәйрәме.
Шул уңайдан Мидхәт Газыймов исемендәге халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда әлеге вакыйгага багышланган төрле чаралар уздырылды.
«Россия әләме» темасына багышланган күргәзмәләрдә Россиянең тарихи әләмнәре, аларның символикасы һәм әһәмияте турында мәгълүмат бирелде.
Балалар өчен «Ак, зәңгәр, кызыл» иҗат сәгате оештырылды. «Йолдыз» балалар бакчасына йөрүче нәни дусларыбыз, Россия әләменең төсләреннән файдаланып, төрле рәсемнәр һәм аппликацияләр ясадылар.
Яшьләр өчен «Россия символлары» дип исемләнгән танып-белү остаханәсе үткәрелде. Бәйрәмнең ахырында, барлык катнашучылар бергәләп Россиянең дәүләт әләме белән фотога төшеп, бу истәлекле мизгелне мәңгеләштерделәр.
Гомумән алганда, бу көнне оештырылган чаралар Россиянең дәүләт әләме көнен лаеклы итеп билгеләп үтүгә генә түгел, ә киләчәк буыннарда милли үзаңны, Ватанга мәхәббәтне һәм бердәмлекне тәрбияләүгә дә зур өлеш кертте.