Көмеш акчалы калфак: бер гасырлык тарих!
В музее каждый экспонат словно хранит тайну и готов рассказать свою историю. Уникальные вещи размещены в специальных витринах. Во время экскурсии привлёк внимание простой, но красивый и изящный калфак. Его ткань немного изношена, цвета слегка выцвели, но он не утратил былой красоты. Его история насчитывает более века, он пережил множество событий. Калфак сшит из тёмно-синего бархата. Его особенность в том, что на передней части красиво выложены шесть десятикопеечных серебряных монет. Возможно, эти монеты побывали в чьих-то руках, участвовали в торговых операциях, а теперь украшают калфак, придавая ему историческую ценность.
Калфак был передан в музей Сафиной (Галеевой) Марьям Галиевной. Этот калфак был сшит её матерью, Минкамал Лотфулловной (1897-1981), примерно в 1914 году.
В семье Сафиных родилось шестеро детей. Жизненный путь их был нелёгким. Сельская жизнь, сложные общественно-политические события того времени – всё это оставило свой след в её судьбе. Марьям была старшей дочерью в семье. Она успела закончить всего два класса школы, рано была вынуждена помогать по хозяйству, семье. Её младший брат Салих (1924-2000), ветеран Великой Отечественной войны, внёс свой вклад в защиту Родины. Он был тяжело ранен, даже пришло известие о его смерти. Он до сих пор числится в списке погибших в «Книге Памяти». Вернулся в родную деревню только в 1950 году инвалидом III группы. Сестра Марьям, Зулейха, была передовой дояркой в колхозе, была награждена орденом.
Как труженица тыла, Марьям апа была награждена медалью «За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.».
В 1956 году Марьям апа работала прачкой в Зиреклинской участковой больнице. Условия того времени трудно представить современному человеку. Горячий пар, ручная работа – все это было физически очень тяжело. Потом она с 1957 по 1990 год работала санитаркой. За эти годы она помогла многим людям, участвовала в восстановлении здоровья многих больных.
Ткань калфака истрепалась, цвета выцвели – все это свидетельствует о течении времени, о жизненных трудностях, но они нисколько не могут стереть духовное богатство, дорогие семейные воспоминания. Этот калфак – символ не только одной матери, но и многих поколений, их труда, их судеб.
Музейда һәрбер экспонат, ниндидер бер серне саклап, үзенең тарихын сөйләргә әзер кебек. Уникаль әйберләр махсус витриналарда урын алган. Бүген экскурсиядә бик гади генә, әмма бик матур, затлы калфакка игътибар ителде. Аның тукымасы бераз тузган, төсләре бераз юылган, әмма шулай да ул үзенең элеккеге гүзәллеген югалтмаган. Аның тарихы бер гасырдан артык, күп вакыйгаларны кичергән. Калфак куе зәңгәр бәрхеттән тегелгән. Аның үзенчәлеге шунда: алгы ягында алты 10 тиенлек көмеш акча матур итеп тезелеп урнаштырылган. Бу акчалар бәлки кемнеңдер кулыннан үткән, сәүдә эшләренә катнашкан һәм хәзер калфакны бизәп, аңа тарихи кыйммәт өстәп торалар.
Калфакны музейга Сафина (Галеева) Мәрьям Гали кызы тапшырган. Әлеге калфакны аның әнисе, Миңкәмәл Лотфулла кызы (1897-1981 елларда яшәгән), якынча 1914 ел тирәсендә үзе теккән. Шул калфакта татар хатын-кызының яшьлек еллары, аның хыяллары һәм гомеренең бер өлеше сакланган.
Сафиннар гаиләсендә алты бала дөньяга килә. Тормыш юллары җиңел булмаган. Авыл тормышы, гаиләнең матди хәле, ул чордагы катлаулы иҗтимагый-сәяси вакыйгалар – болар барысы да аның язмышына үз эзләрен калдырган. Мәрьям – гаиләдә иң олы кыз бала. Мәктәпкә бары ике класс кына укып өлгергән Мәрьям апа, яшьли үк хуҗалык эшенә, гаиләгә ярдәм итәргә мәҗбүр булган. Бергә уйнап үскән энесе Салих (1924-2000) Бөек Ватан сугышы ветераны булып, Ватанны саклауда үз өлешен керткән. Авыр яраланып, хәтта үле хәбәре дә килгән. Ул хәзер дә «Хәтер» китабында һәлак булганнар исемлегендә тора. III группа инвалид булып бары тик 1950 елда гына туган авылына кайта.
Мәрьямнең сеңлесе Зөләйха, колхозда иң алдынгы сыер савучы булып, авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткән, орден белән бүләкләнгән.
Тыл хезмәтчәне буларак, Мәрьям апа «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.
Мәрьям апа 1956 елда, ул Зирекле авылында урнашкан больницада прачка булып эшли. Ул вакыттагы шартларны хәзерге заман кешесенә күз алдына китерү дә кыен. Эссе пар, кулдан эшләү – болар барысы да физик яктан бик авыр булган. Әмма Мәрьям апа бу эшне дә намуслы башкарган, һәр эшенә җаваплы караган. 1957 елдан 1990 елга кадәр, дистәләгән еллар буена, Мәрьям апа санитарка булып хезмәт иткән. Бу еллар эчендә ул күпме кешегә ярдәм иткән, күпме авыруның сәламәтлеген кайтаруда катнашкан.
Калфакның тукымасы тузган, төсләре юылган – болар барысы да вакытның үтүен, тормышның авырлыкларын күрсәтә, әмма алар берничек тә аның эчендә сакланган рухи байлыкны, гаиләнең кадерле хатирәләрен бетерә алмыйлар. Ул киләчәк буыннарга үз тарихын, үз тамырларын онытмаска, гаилә бәясен белергә өйрәтә.

