Режим работы:
Ежедневно с 8.00 до 16.12
Суббота, Воскресенье - выходной
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
"Музей народного творчества и быта имени Мидхата Газымова Новошешминского муниципального района Республики Татарстан"
logo

Истәлекләр, хәтирәләр һәм бүгенге бәхет!

Истәлекләр, хәтирәләр һәм бүгенге бәхет!
Күптән түгел ак яулыклы әбиләребез музейда булып, үзләре үскән чордагы өй интерьерында бик озак хисләнеп йөрделәр. Истәлекләр, хәтирәләр белән уртаклашып, сугышта катнашкан абыйларының, туганнарының фотосурәтләрен карап, музей хезмәткәрләренә рәхмәтле булып киттеләр.
Бүген 80 яшен тутыручы Гайфетдинова Айсылу Мансур кызы һәм кырык елдан артык колхоз фермасында сыер савучы булып эшләгән Хөснетдинова Сакинә Зайдулла кызы – икесе дә алтын куллы осталар. Алар икесе дә Зирекле авылында туып-үскән, ишле гаиләдә тәрбияләнгән. Гомер юллары да бер үк авылда дәвам иткән: ул заманга хас булганча, 15-16 яшьләреннән колхоз эшенә җигелеп, гаилә корып, хезмәт куеп, лаеклы ялга чыкканнар.
Кызганычка каршы, икесенең дә тормыш иптәшләре инде мәрхүмнәр. Шулай булуга карамастан, күңелләре гаҗәп дәрәҗәдә изгелек, мәрхәмәтлелек, күңел киңлеге белән тулы!
Айсылу апа 7 класс белем алган, соңрак кичке мәктәптә укыган. Ул сугыштан соңгы авыр елларны искә төшереп, черек бәрәңгедән пешергән «катырка» белән сыйныфташы Мидхәт Газыймовны да сыйлаганын, балачакларын авыр сулап, искә төшерде.
1963 елда Айсылу апа Гадрәшит Шәйхетдин улы белән гаилә коралар, ике ул үстерәләр. Уллары да авылда төпләнеп, әти-әниләре кебек үрнәк гаилә булып яшиләр. Айсылу апа тормыш иптәше белән бик матур гомер иткәннәрен, иренең аның пешергән ризыкларын мактаганын елмаеп искә алды: «Әни пешергән күмәч күз-күзле, килен пешергән «каряк» кебек, каряк кебек булса да, бик тәмле булган», – дип, минем пешергән ризыкларымны мактар иде, ди. Ире Гадрәшит 1968 елда Алабугада ветеринариягә укып кайткан. Гомере буе ул терлекләрне дәвалап, «Кичү» колхозында ветврач, ферма мөдире булып эшләгән. Аның үз эшен яратып башкарган, кайда гына эшләсә дә, халык аны хөрмәт иткән.
— Хәзер ялгызлыкны сизмим, чөнки балаларым авылда яши. — Дүрт оныгым, өч оныкчыгым бар, Аллага шөкер. Алар миңа һәр эшемдә булышалар, ярдәм кулын сузалар», – ди Айсылу апа, уллары, киленнәре белән горурланып. Балалары, оныклары да әниләрен, әбиләрен бик яраталар, алар өчен өзелеп торалар.
Айсылу апа бер эштән дә курыкмый торган, тырыш, эшчән кеше. Пенсиягә чыккач та, авыру туганнарын карап, тәрбияләп, соңгы юлга озатты. Аның изгелекләре, мәрхәмәтлеге, әлбәттә, үзенә игелек булып кайтсын.
Бүген без Айсылу апаны олы юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз һәм аңа иң изге теләкләребезне җиткерәбез!
Хөрмәтле Айсылу апа! Бүгенге көндә сез бәхетле кеше. Сезнең янәшәгездә шатлыкларны уртаклашучы, кайгы-хәсрәтләрне бүлешүче, сезне яратучы балаларыгыз, оныкларыгыз, якыннарыгыз бар. Киләчәктә дә шулай туганнарыгыз янәшәсендә аларның күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын. Сезне чын күңелебездән шушы зур гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезгә җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы күтәренке кәеф, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ныклы сәламәтлек юлдаш булсын.
В этот раз в музее встречали односельчан, бабушек в белых платках: Гайфутдинову А.М и Хуснутдинову С.З. Обе родом из многодетных семей деревни Зирекле. Выросли в этой деревне, обе здесь обосновались, создали семьи и, как было принято в те времена, с 15-16 лет начали работать в колхозе, трудились и вышли на заслуженный отдых.