Режим работы:
Ежедневно с 8.00 до 16.12
Суббота, Воскресенье - выходной
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
"Музей народного творчества и быта имени Мидхата Газымова Новошешминского муниципального района Республики Татарстан"
logo

Встреча выпускников, посвященная 70-летнему юбилею

20 июля в музее Мидхата Газымова вновь собрались одноклассники, отмечающие свой 70-летний юбилей. Этот особенный день, когда выпускники 1972 учебного года встретились спустя столько лет, стал настоящим праздником. Такие встречи – редкое и ценное событие, и хотя не все смогли присоединиться, те, кто пришел, окунулись в атмосферу беззаботного прошлого, вспоминая школьные годы.
Специально для них была организована выставка «Встреча сквозь годы». Экспозиция бережно хранила воспоминания: старые школьные альбомы, портреты любимых учителей, а также интересные факты из жизни школы и ее выпускников. Особым сюрпризом стал классный альбом, созданный с любовью их классным руководителем, Нуриевой Райханой Хамитовной.

Мидхәт Газыймов исемендәге халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда кабат сыйныфташлар очрашты. Бүгенге бәйрәм үзгәрәк — 21 нче чыгарылыш укучылары быел 70 яшьлек юбилейлары тулу уңаеннан җыелдылар. Әлеге күңелле вакыйга еш булмый, очрашуга барысы да кайта алмаган очраклар да күп. Шундый бәйрәмдә бер генә тапкыр булса да булган кеше ул көнне гомер буена да оныта алмый, чөнки кеше кабат бер генә көнгә үткәндә калган кайгысыз балачакка – мәктәп елларына әйләнеп кайта. Алар өчен «Еллар аша очрашу» дип аталган күргәзмә оештырылды, анда мәктәп альбомнары, укытучылар, мәктәп, чыгарылыш укучылары турында материаллар куелды. Сыйныф җитәкчеләре Нуриева Рәйханә Хамит кызының төзегән класс альбомын күрү, аларга зур бүләк булды. Укыткан укытучыларын һәм бакыйлыкка күчкән сыйныфташларын күрү, ничектер авыр да, моңсу да, шул ук вакытта мәктәп елларына яңадан әйләнеп кайткандай хис иттеләр үзләрен.
Зирекле урта мәктәбен 1972 елда тәмамлаган укучылар да бер-берсе белән элемтәне өзмиләр, араларны суытмыйлар. Бер карасаң, шактый вакыт узган, дөнья мәшәкатьләре дә күп. Әмма күрешергә теләге булган кеше өчен болар киртә түгел икән. Илле өч елдан соң да очрашу аларны мәктәп елларына алып кайтты. Бары тик тормыш сынаулары гына чәчләргә чал керткән, битләргә җыерчыклар өстәгән. Әлеге очрашуга төрле шәһәрләрдән 12 укучы кайта алган. Сыйныфташлары арасында фани дөньяны калдырып китүчеләр дә байтак — унбишесе бакыйлыкка күчкән. Беренче укытучылары Гафиятуллина Миннеруй, Биктимирова Хәдимә апалар. Сыйныф җитәкчеләре Нуриева Рәйханә, Мингатина Фатыйма апалар. Барысы да мәрхүмнәр инде. Урыннары җәннәттә булсын, догаларыбыз рухларына барып ирешсен! Хөрмәтле 21 нче чыгарылыш укучыларын чын күңелебездән олы юбилейлары белән котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлар, хәерле озын гомер телибез. Балаларыгызның һәм оныкларыгызның бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.