Режим работы:
Ежедневно с 8.00 до 16.12
Суббота, Воскресенье - выходной
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
"Музей народного творчества и быта имени Мидхата Газымова Новошешминского муниципального района Республики Татарстан"
logo

Еллар арасындагы күпер!

Еллар арасындагы күпер!
Бүген Мидхәт Газыймов исемендәге музейда Зирекле мәктәбенең 1966 елгы чыгарылыш укучылары кабат күркәм очрашуга җыелды.
Очрашу бик җылы атмосферада узды. Төрле төбәкләрдән кайткан сыйныфташлар мәктәп елларын искә төшерделәр, кызыклы хәлләрне сөйләделәр, укытучылары турында җылы истәлекләре белән уртаклаштылар. Күп еллар узса да, аларның арасындагы дуслык җепләре өзелмәгән, киресенчә, тагын да ныгыган.
Һәрберсенең йөзендә шатлык, горурлык һәм бераз гына моңсулык чагыла иде. Моңсулык – чөнки мәктәп еллары, балачак инде артта калган.
Очрашу барышында укытучыларның исемнәре кабат-кабат телгә алынды. Аларның һәрберсе укучыларның күңелләрендә тирән эз калдырган. Укытучыларның киңәшләре, өйрәтүләре, хәтта шелтәләре дә бүген рәхмәт белән искә алынды. Әле яңа гына Хаҗдан кайткан, Биктимиров Мансур Хәмит улы Корьән сүрәләре укыды, бакыйлыкка күчкән укытучылары, классташлары рухына дога кылдылар.
Очрашу ахырында классташлар киләчәктә дә аралашып торырга, ешрак очрашырга сүз куештылар. Бу көн аларның күңелләрендә якты хатирә булып сакланыр.