/ Новости / 15 май Гаилә көне 15 май Гаилә көне Бүген музейда, 15 май Гаилә көнендә, аерым бер гаиләләргә генә багышланган чара түгел, ә үзгәрәк бәйрәм узды. 80 яшькә җитеп килүче классташлар очрашты. Сәбәпчесе, Тамбов өлкәсеннән туган авылына кунакка кайткан Гафиятуллина Зәйтүнә Хайбулла кызы булды. һәм аның бала чактан бергә уйнап, укып үскән дус кызлары: Сибгатуллина Зәйтүнә, Имамова Гөлзидә. Бу авылдагы классташлары гына, әлбәттә. Дус кызларның бер-берләрен күреп, күзләре туймый, сөйләшеп — сүзләре бетми. Яшьлек… Ул еллар инде артта калган. Зәйтүнә сигезенче сыйныфны тәмамлап, яшьли шәһәргә китә, гаилә корып, ике бала тәрбияләп үстерәләр. Читтә үзенә генә күңелсез булгач, янына сеңелесе Гүзәлияне дә чакырып ала, ул да анда төпләнеп кала һәм туганнар аралашып, тату гына яшиләр. Кайда гына яшәсәләр дә сынатмыйлар безнең классташлар, дип сөйли Гөлзидә апа. — Яшьтән уңган, булган повар кызыбыз зур остазга әйләнә: Мактау орденына, РСФСР ның Сәүдә отличнигы (Отличник Советской торговли РСФСР) күкрәк билгесенә, Хезмәт Ветераны медаленә, «Һөнәре буенча иң яхшысы» билгесенә лаек була (Лучший по профессии), социалистик ярышларда җинүче һ.б, һ.б. Бу аның тырышлыгы, таләпчәнлеге, кешеләргә яхшы мөнәсәбәте натиҗәсе. — Гөлзидә апа Имамова: Хәзерге тормышыннан бик канәгать дустыбыз, үткәнендә кайгыларын кичерсә дә (газиз улы гаиләсен калдырып яшьли китеп барды, ире шулай ук вафат булды), кызы Динәнең ярдәмен, яратуын, мораль һәм материаль яктан терәк булуын нык тоеп яши. Дуслар бик озак үткән балачакларын, әти-әни, әби-бабайларын, туганнарын, күршеләрен, сыйныфташларын искә төшереп утырдылар. Бер- берсенә куна йөреп, кул эшләре белән кич утырулар, хуҗалыкта әти-әнигә булышулар, урам тутырып, гөҗ килеп качышлы уйнаулар, атнага бер клубка кинога барулар һ.б. Кунаклар музейда әниләренең, әбиләренең кул эшләрен, туган йорт җылысы сеңгән, күз нурларын түгеп чиккән сөлге-тастымал, яулык-күлмәкләрен кабат күреп сөенделәр. Туган яктан еракта яшәүчеләрнең музей экспонатларын карау, танышулары аерымрак, эчке бер дулкынлану, сагыну, ярату һәм саклык тоемлана. Кадерле авылдашлар, Сезнең кайтуыгыз, шулай хөрмәт итеп музейга килүегез безнең өчен бик тә куанычлы. Һәр очрашу якты мизгелләр булып истә кала. Ешрак кайтыгыз, безнең ишекләребез сезнең өчен һәрчак ачык!