Дәхшәтле сугыш елларында хатын-кызлар!
Галиева Рәхимә Вафа кызы (1910-1992)
Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 80 ел тулу белән бәйле истәлекле дата якынайганнан-якыная бара. Тарихи хәтерне саклау һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан безнең илдә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.
Дәхшәтле сугыш елларында авыр тыл хезмәтен үз җилкәләрендә татыган ветераннарыбызның батырлыгын онытырлык түгел. Авылларда хатын-кызлар, балалар һәм карт-корылар колхозда сугыш елларында искиткеч зур көч, тырышлык куя. Кырда көлтә бәйләү, урман кисү, фермаларда эшләү һәм башкалар һәм башкалар, барысы да кул көче белән эшләнгән. Ә кичләрен фронттагы солдатларга оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр.
Шуның өстенә, җитмәсә, ачлык-ялангачлык, ятимлек, авыр тормыш үзәкләренә үтә. Сугышның иң авыр, иң кыен шартларында да сынмаган, аптырап калмаган, беркайчан да кешелек сыйфатларын җуймаган, искиткеч көчле рухлы хатын-кызлар – тыл хезмәтчәннәренә никадәр авыр сынаулар кичерергә туры килгән, ә бит алар шулкадәр яшь булганнар. Сугыш башланып, авылда ирләр калмагач, тракторларга, комбайннарга да япь-яшь кызлар, апалар утыра. Зирекле авылында 14 хатын-кыз тракторчы, 10 комбайнчы, плугарлар булып эшлиләр. Кызганыч, бүген инде авылдагы алты йөздән артык тыл хезмәтчәненнән бары бишесе генә исән-сау.
Бүгенге язмам, сугыш елларында тракторда эшләгән Рәхимә апа турында.
Галиева (Вафина) Рәхимә 1910 елда Мөхәммәдвафа белән Бибитаифә гаиләсендә 4нче бала булып Зирекле авылында дөньяга килә. Апасы Зөлһәбирә (1898-1980), абыйсы Мөбәрәкҗан (1901-1943), Бөек Ватан сугышында һәлак була; Нурия (1906-1986) һәм Рәхимә.
Рәхимә апа да 3 айлык курсларда укып, 1942 нче елда тракторга утыра. Иске тракторларда эшләргә бик авыр, гел ватылып торалар, запчастьләр юк. Япь-яшь кызларның тракторны кабызырга көче җитми, әмма эшләргә кирәк. Аларга Зирекле МТСда бронь белән калган Шәмсетдинов Габдулла, сугышта һәлак булган Лотфуллин Сафиулла, сугышка киткәнче Газыймов Вагыйзь, Галимов Ибраһим бригадир буларак зур ярдәмче һәм терәк булалар. Бронь белән сугыштан калган Зирекле МТСы слесаре Мәсләхетдинов Әгъләм, токарь, тракторчы Мөхәммәтов Хәсән Гатич та һәрдаим ярдәм итәләр.
Рәхимә апаның булачак ире Галиев Якуб Галиевич (1910-1982) бөтен сугыш юлын үтеп 1946 елның май азагында кайта, алар аның белән танышып 1946 көзендә гаилә коралар. Ире белән өч кыз бала тәрбияләп үстерәләр. Гаилә, балалары өчен тырышып эшлиләр. Балалары барысы да тормышта үз урыннарын тапкан. Рәхимә апа 57 яшендә пенсиягә чыга, кул эшләренә бик оста була. Авылда иң оста юрган сыручы, паласлар тукучы. Бик матур, моңлы итеп Коръән укый, ачык, мөләем йөзле ак яулыклы, сабыр әби булып истә калган. Рәхимә әби 1992 елда бакыйлыкка күчте.
Балалары, оныклары һәр елны 9 майда авылга кайталар, зиратларга барып, әби-бабайлары, әти-әниләре, туган-тумачаларының каберләрен зиярәт кылалар. Догалары кабуллардан булып, урыннары җәннәттә булсын!
Без аларның батырлыклары белән горурланабыз.