Шушы яктан, шушы туфрактан без!
12 мартта Зирекле музее директоры Шахмай авылында — Фәйзуллиннар йортында «Шушы яктан, шушы туфрактан без!» дип аталган Яңа Чишмә муниципаль районының татар теле һәм әдәбияты укытучыларының ассоциясе эш планы буенча оештырылган татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинарында катнашты. Әлеге ике катлы йортта язучының бабасы, әтисе Мостафа һәм әнисе Зәйнәп яшәгән. Мирхәйдәр Фәйзи күренекле татар язучысы, һәркемгә таныш “Галиябану” мелодрамасы һәм башка әсәрләрнең авторы. Аларның тарихы белән музей җитәкчесе Гөлүсә Баһаветдинова таныштырды.
Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре, зыялы кешеләре булган кебек, безнең Яңа Чишмә җирлегендә туып-үскән, гомерләрен иҗат эшенә багышлаган якташларыбыз да күп. Алар арасында Шамил абый Шәйдуллин, Мидхәт абый Газыймов, Нәкыйп Наил улы Галимов, яшь буын язучыларыбыз Фәнис Мотыйгуллин, Лилия Фәттахова һ.б.Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә. Әлеге, гаҗәеп бай эчтәлекле семинар, милли горурлык, туган төбәкне ихтирам итү хисе туган якның талантлы шәхесләре үрнәгендә булдырылган. Семинарны Мәгариф идәрәсе методисты Фатхетдинова Илүзә Рамил кызы ачып җибәрде һәм ассоциянең җитәкчесе Хәсәнова Зөлфия Галиәкбәр кызы белән Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее җитәкчесе Баһаветдинова Гөлүсә Илһам кызы алып бардылар. Семинарда укытучылар күренекле якташларыбызга багышланган бик эчтәлекле чыгышлар ясадылар. Милләтебезнең үсеше, яшәеше, киләчәге өчен мөһим булган шундый чаралар оештыручы район мәгариф идарәсенә, укытучыларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез! Алдагы эшләрегездә зур уңышлар телибез!
Якташ язучыларыбызның тормыш юллары, иҗатлары, эшләгән гамәлләре өйрәнелүдән туктамасын, аларның хезмәтләре буыннан-буынга күчсен, дәвамлы булсын!