Татар әдәбияты классигы «Мирхәйдәр Фәйзи»
Татар әдәбияты классигы, драматург, шагыйрь, фольклорчы Мирхәйдәр Фәйзинең иҗаты татар әдәбияты, бигрәк тә аның драматургиясе тарихында үзенә аерым бер урын биләп тора. Мирхәйдәр Фәйзи (Мирхәйдәр Мостафа улы Фәйзуллин) 1891 елның 1 ноябрендә (яңа стиль белән) элекке Оренбург губернасы Орск өязендәге Күкшел исемле татар авылында дөньяга килә. Туган көне якынлашу уңаеннан “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее” филиалында балалар өчен әдәби дәрес үтте. Дәрестә Мирхәйдәр Фәйзинең тормыш юлы, иҗаты белән таныштык. Шагыйрь буларак та танылган әдипнең шигырьләренә тукталдык, берничә шигырен укып үттек.