Кич утыру
Моңлы җырлар җырлый-җырлый,
Кич утырып йоннар эрлибез.
Эрлибез дә, катабыз да,
Оек-бияләйләр бәйлибез.
Башта йонны язабыз, кабага куеп эрлибез, ике орчыкны бергә йомгакка чорныйбыз. Көзге йон эрләнми. Анысын итек басу өчен генә кулланып була. Иң яхшысы – язгы йон.
Авылыбызның хатын-кызлары бик уңганнар, гомумән, кул эшләренә бик оста. Кул эше остасы булу өчен үҗәтлек тә, сабырлык та, ихтыяр көче дә кирәк, әлбәттә.
Инде менә бакча эшләре бера җиңеләйгәч, суыклар башланганы дип, йоннан оекбашлар бәйләп, Хәрби операциядә хезмәт итүче ир-егетләребезгә җибәрергә әзерли башладык. Ә бит сарык йоныннан бәйләнгән кием-салымның файдасын сөйләп бетмәле. Тәнгә җылы, сәламәтлеккә файдалы.
Музейда “Кич утыру”, аралашу, үткәннәрне, истәлекләрне барлау, дин сабаклары, дөнья хәлләре турында сөйләшә-сөйләшә вакыт бик күңелле дә, файдалы да узды.
Күңел җылыбызны кушып, исән-сау кайтсыннар дип теләкләр тели-тели эшләдек. Үзебезнең татлы ризыкларыбыз: гөбәдия, өчпочмак, бавырсак, тәмле пироглар белән чәйләр эчеп ләззәтләндек.
Киләсе “Кич утыру” мәҗлесендә сезне дә көтеп калабыз, хөрмәтле хатын-кызларыбыз. Мондый игелекле эштә теләге булган һәркем катнаша ала.
Эшли белмәсәк, осталардан өйрәнербез, ИншәАллаһ.