Режим работы:
Ежедневно с 8.00 до 16.12
Суббота, Воскресенье - выходной
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
"Музей народного творчества и быта имени Мидхата Газымова Новошешминского муниципального района Республики Татарстан"
logo

Сарман районы Рангазар авылыннан кунаклар

Авылыбыз музеена кергән саен күңелдә тәэсир яңара,- диләр, Сарман районы Рангазар авылыннан бүген килгән якташларыбыз – Кәрәмиевлар гаиләсе һәм туганнары. Авылыбыз музеена читтән килгән кунакларыбыз аеруча игьтибарлы, Әти-әни йортына кайткан кебек булабыз, диләр. Мәрьям апа Якуб кызының искиткеч кул эшләре, чигешләре, көнкүреш әйберләре музейда урын алган. Бу юлы да алар буш кул белән кайтмаган, гаилә ядкәрләрен музейга тапшырдылар. Аллаһның чиксез рәхмәтләре булсын.
Авылдашларыбызның, якташларыбызның даими ярдәмен тоеп тору алдагы эшләребездә ныклы ышаныч тудыра. Музей бусагасын атлап керүчеләр үзләренә шактый гына мәгьлүмат алып чыгалар, үткәннәрне хәзерге белән чагыштыралар.. Очрашулар дәвамлы булсын, музеебыз ишекләре һәрвакыт ачык булсын.