“Международный день благотворительности”
Благотворительность – это не обязательно жертвование больших денег или круглосуточная безвозмездная помощь всем нуждающимся в ней. Дарить благо можно и понемножку, делая небольшие шаги, маленькие добрые дела.
Хәйриячелек – изге гамәл! Адәм баласының әйләнә-тирәдәгеләргә ярдәм итәргә омтылуы бәяләп бетергесез күренеш. Сентябрь аеның 5нче көнендә, шул исәптән Россиядә дә, Халыкара хәйриячелек көне дә билгеләп үтелә. Әлеге карар 2012 елның 17 декабрендә БМО генераль ассамблеясының утырышында кабул ителә. Карар 2013 елның 7 мартында раслана. Россия бу бәйрәмне билгеләп үтүгә кушыла. Шушы көн уңаеннан “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее” филиалында “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Хәйриячелек – изге гамәл” дигән темага дәрес узды. Балаларга “хәйриячелек” төшенчәсе турында аңлатылды, Татарстанның легендар хәйриячесе Әсгать Галимҗанов турында фильм күрсәтелде. Хәйриячелек сәгате ярдәм итү мисалларын чагылдырган рәсемнәрне буяу белән тәмамланды.