45 елдан соң очрашу
45 елдан соң Зирекле урта мәктәбен 1978/79 уку елында 28 нче чыгарылыш буларак тәмамлаган 10 а сыйныф укучылары Мидхәт Газыймова исемендәге халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда традицион очрашуда булдылар. Әйтергә кирәк, музейда очрашу бөтен мәктәп елларындагы вакыйгаларны искә төшерү өчен менә дигән очрашу урыны икән. Алар мәктәп чорында төшкән фотоальбомнар, күргәзмә материаллары белән таныштылар, стендлардан гаиләләрдә дә сирәк очрый торган фотолардан үзләренең әби-бабаларын, әти-әниләрен эзләделәр, фотога төшерделәр.
Укучылар очрашуга үзләренең сыйныф җитәкчесен, 4-8 сыйныфларда җитәкләгән Мөбарәкшин Мансур Әбдерәхим улын да чакырганнар, алар укытучыларга ныклы белем һәм тәрбия биргәннәре өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр. Ул вакытта Зирекле мәктәбендә 30 дан артык укытучы эшләгән, 546 укучы укыган. 28 нче чыгарылышта А, Б, В сыйныфларында 75 укучы мәктәпне бетергән.
Беренче сыйныфка 35 баланы кабул итеп, укырга-язарга өйрәткән укытучылары Нурсинә Габдрахим кызы Хафизова (1928-2018) искә алдылар, Мидхәт (1942-2022)абыйны юксындылар. Шул уңайдан Вәлиев Малик Халик улы Коръән сүрәләре укыды, бакыйлыкка күчкән укытучыларга, укучыларга атап дога кылдылар.
Очрашуга укучылар буш кул белән кайтмаганнар. Халиуллин Хасән Хөсәен улы музейга үзе ясаган “Габдрахман бабай” кизләве картинасын бүләк итте. Ихластан рәхмәт сезгә, авылдашлар!
Мәктәпне тәмамлаганнан соң дистә еллар үтсә дә, тормыш күбесен авыр сынаулар белән сынаса да, барысы да шул ук – саф, самими, чиста күңелле калганнар. Сыйныфташлар белән очрашуларның соңгысы булмасын. Киләчәктә дә менә шулай тату, бердәм булып яшәгез, дип изге теләкләребезне юллап, без дә аларга ак юллар, киләчәкләре тагын да күркәмрәк булсын иде дигән теләктә калабыз.