Буыннар очрашу
Агач тамырлары белән, нәсел кешеләре белән көчле
6 июль көнне Зирекле авылында зур тантана – Яңа Чишмә районы, авыл тарихларында иң зур буыннар очрашуы булып узды.
Җәйнең кызу көнендә Татарстанның төрле төбәкләреннән Мөхәммәтҗан бабайның 350дән артык оныкчыгы – 8 нәсел, 4 буын вәкилләре җыелды.
Кайткан кунаклар өчен мәктәп һәм музей ишекләре ачык иде. Алар бик теләп яңартылган Мидхәт Газыймов исемен йөрткән музей заллары буйлап йөрде, экспонатлар белән танышты, һәркем үзенең нәсел җебен эзләде. Әби-бабайларыбызның көнкүрешен балаларыбыз кинолардан гына түгел, музейда барысын да үз күзләре белән күрделәр. Шунысы сөенечле, бу чараны бигрәк тә яшь буын яхшы кабул итте. Туганнарының күплеген күреп алар шаккатты.
Мәдәният йорты фойесында кунакларны күргәзмә каршы алды. Биредә һәр нәселнең кул эшләре, фоторәсемнәре, шәхси әйберләре, буыннан-буынга бирелеп килә торган истәлек ядкәрләре урын алды.
Әлеге зур чара күтәренке рухта, бәйрәм рәвешендә узды. Әйе, без чыннан да ата-бабаларыбызның кем булуын белергә, өйрәнергә һәм үзебездән соңгы буынга җиткерергә бурычлы.
Мөхәммәтҗан оныкчыкларының тарихи очрашуы дәвамы булып авыл мәчетендә 350 кеше өчен корбан ашы узды