Режим работы:
Ежедневно с 8.00 до 16.12
Суббота, Воскресенье - выходной
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
"Музей народного творчества и быта имени Мидхата Газымова Новошешминского муниципального района Республики Татарстан"
logo

Казан кунаклары

Зирекле авылына килеп, музеебызда бер мәртәбә булып киткән кеше икенче килүендә дә сугылмыйча калмый. Ә кайберләре даими дустыбызга ук әверелә, үзе дә безнең эзләнү эшләребезгә катнашып китә. Соңгы елларда халыкның музейларыбыз, андагы ядкәрләр белән кызыксынуы сизелерлек артты. Музейга килүчеләр андагы экспозицияләрне ләззәтләнеп карап йөри, шул вакытта ул соклана, шатлана, нәфрәтләнә. Безнең бурыч фондта саклана торган экспонатларны безгә килүчеләр, балалармы, өлкән кешеләрме – алар аңларлык, белем дә, мәгълүмат та алырлык, кирәк икән хезмәтләрендә кулланырлык, хәтта кәефләрен күтәреп җибәрерлек итеп күрсәтү, тормышыбызда онытылып барган традицияләрне яңарту.
Мичтә, учак каршында, утын ялкыны белән кызарып, күмер өстендә кабарып пешкән коймакларны хәтерлисезме? Без бу юлы уйлаштык да, шәһәрдән килгән кунакларыбызны мич коймагы белән сыйларга булдык. Тормышыбызда онытылып барган традицияләрне яңарттык. Мичтә пешкән ризык бөтенләй башка төрле була бит ул.
Мичне ягып, якты йөз белән каршы алучысы да Айсылу апа Сәлимханова булды. Җырлап утырган самавырдан бөтнекле чәй эчеп, мичтә пешкән «җәймә», коймак белән сыйладык кунакларыбызны.
Казаннан «Казан сөлгесе», видеограф «Рәхмәт» вәкилләре өчен никадәр зур куаныч, көтелмәгән яңалык булды. Мичтә утынның четердәп януын видеога төшереп мәш килделәр. Алар үзләренең тәэсирләре турында Бәяләмә китабында язып калдырдылар.
– Ничек матур бит безнең татар апалары! Халкыбызның милли йолалары, гореф –гадәтләре саклансын иде, алар халыкны бердәм милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе булып тора, дип рәхмәтләрен әйтте Гөлшат Ардинатовна.
Кеше кайда гына яшәсә дә туган нигезен, авылының, үз халкының милли бәйрәмнәрен сагынып кайтырлык булсын.