Встреча через 57 лет
Һәр кешенең гомерендә мәктәп еллары аерым бер урын алып тора. Югыйсә, еллар узып та, әлеге чор хәтерләрдә әледән-әле яңармас, күңел кылларын тибрәтмәс иде. 1966 елны Зирекле мәктәбен тәмамлаган сыйныфташлар кабат очраштылар. Ул вакытларда, мәктәпкә 16 тирә-як авыллардан балалар безнең Зирекле мәктәбендә белем ала. 1966 ел- мәгариф өлкәсендә истәлекле һәм тарихи елларның берсе була. 1965 елда яңа мәктәп бинасы төзелеп бетә. Иң беренчеләрдән булып, 1966 елда тәмамлаган 15 чыгарылыш укучылары бүгенге кунакларыбыз.
Сыйныфташлар белән очрашу мизгелен һәркем дулкынланып,көтеп алуы йөзләренә чыккан. Араларында әле бер генә тапкыр да очрашуга кайта алмаган сыйныфташлар да бар иде.
Музей бинасында бик күңелле, матур эчтәлекле очрашу булды. Кеше язмышында мәктәп еллары, укытучылар зур роль уйный. Бакыйлыкка күчкән Мидхәт абыйның, укытучыларның, классташларының рухына Коръән укып, дога кылдык, изге теләкләребез, кылган догаларыбыз кабул булсын. Амин!
Ярты гасырдан артык вакыт узуга карамастан, менә шулай бердәм, күпләп очрашуга килүегез, башка шәһәрләрдән кайтуыгыз хөрмәткә лаек. Еллар агышы да әлеге татулыкка һич тә киртә була алмаган. Шушы җылылык гомерле, киләчәк буынга, мәктәпне тәмамлаучыларга үрнәк булсын,- дигән теләктә калабыз. Барыгызга да олы рәхмәтебезне җиткерәбез!