Режим работы:
Ежедневно с 8.00 до 16.12
Суббота, Воскресенье - выходной
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
"Музей народного творчества и быта имени Мидхата Газымова Новошешминского муниципального района Республики Татарстан"
logo

Гости музея

Чираттагы кунакларыбыз белән таныштырабыз сезне. Музейга килүчеләр төрле буын кешеләре булуга карамастан, һәр тамашачы үзенә кызыклы экспонат тарихын кызыксынып өйрәнә. Кабат килергә теләк белдерүләре күңелгә җылы хисләр калдыра.
«Зирекле авылының халык иҗаты һәм көнкүреше музееның ишекләре ачык булуына шатланып, балаларым белән кереп, күргәзмәләр белән танышып чыктык. Музей хезмәткәрләре, балаларга аңлаешлы итеп, экспонатлар белән таныштыралар, хәтта кайберләрен тотып карау бәхетенә дә ирештек. Чиста-пөхтә, матур, зәвыклы музеебыз булуына шатланабыз, Мидхәт абыебызның эшен дәвам итүче ханымнарга, рәхмәтебез чиксез, аларга зур уңышлар, яңа ачышлар телибез», дип яза Түбән Кама шәһәреннән Рәмзия Сөләйманова.
Знакомим вас с нашими очередными гостями.