Режим работы:
Ежедневно с 8.00 до 16.12
Суббота, Воскресенье - выходной
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
"Музей народного творчества и быта имени Мидхата Газымова Новошешминского муниципального района Республики Татарстан"
logo

Женщины-комбайнеры,трактористы села в годы войны

В дни Великой Отечественной войны зиреклинцы, женщины работали на тракторах и комбайнах. На краткосрочных курсах в Ерыклинской МТС обучались 45 женщин нашего колхоза.

Сугыш елларында комбайнда, тракторларда эшләгән хатын-кыз авылдашлар…
Балачактан ук тормышның бөтен ачысын-төчесен күп татыган, язмыш әзерләгән сынауларны җиңәрлек көч таба алган, күп сынаулар узган хатын-кызларыбыз сынмаганнар, сынатмаганнар. Ачы сугыш елларында кулларына кечкенә балаларын тотып, колхоз кырларында трактор-комбайннарда эшләгән хатын-кыз авылдашларыбызның якты истәлегенә булсын. Сугышның беренче көннәреннән үк Зирекле авыл Советыннан дошманга каршы сугышка 116 ир-егет чыгып китә. Сугыш дәвамында исә колхозның ныклы терәге булган иң нык, эшкә яраклы 465 ир-егете туган җирләренең күкрәп үскән иген басуларын калдырып, кулларына корал алырга мәҗбүр булалар. Кызганычка каршы, шуларның 189ына туган нигезләренә кире әйләнеп кайтырга насыйп булмый.
1941 елдан ук сугыш үзенең авырлыгын авыл хуҗалыгында да бик нык сиздерә. Зирекле МТСнан 4 – ЧТЗ тракторы, 4 – НАТИ һәм 3 дистәгә якын СТЗ тракторлары, автомашиналар сугышка алына. Авыл хуҗалыгының матди базасы бик нык какшый. Шуның өстенә калган СТ-65 тракторларында, 30 комбайнда, автомашиналарда эшләргә эшче көчләр җитешми башлый.

1941 елда ук зирекле МТС каршында оештырылган кыска сроклы курсларда механизаторлык эшенә өйрәнергә 45 хатын-кыз, ягъни әни-әбиләребез үзләренең теләкләрен белдерә. Безнең колхоздан (ә ул вакытта Зирекле МТСна 36 авыл кергән)
Гиниятуллина Мәймүнә Нигъмәтулловна (1925-1985)
Мингалиева (Биктимирова) Җәмһүрия Хәбибулловна (1927-1984)
Биктимирова Рәхимә Бадыйговна (1925-2005)
Шәйхетдинова Мөфлиха Лотфулловна (1897-1990)
Гимадиева Әминә Нигъмәтулловна (1929-2000)
Әхмәтшина Рәисә Нәгыймовна (1919-1996)
Кадыйрова Рабига Исмәгыйлевна (1921- )
Мингалиева Хәят Мингалиевна (1920-2006)
Касыймова Хөснурый Таһировна (1923-1999)
Гәрәева (Хәйбуллина) Рәхимә Шәрифулловна (1923-1991)
Хөснуллина (Габделкадыйрова) Зөләйха Г. (1900-1994)
Бакирова (Нурлыгатина) Кәфия Нургатовна (1904-1996)
Нәсыйбуллина (Миннеханова) Зәкия (1924 – )
Хәлиуллина Зәйнәп Габдрахмановна (1925 – 2015)
Нуртдинова Әминә Шәйхетдиновна (1925-2012)
Шәрифуллина Хәтимә Нуртдиновна (1922-2012)
Минабетдинова Хәдичә Дәүлиевна (1900-1968)
Галиева Рәхимә Вафа кызы (1910-1992),
Лотфуллина Миңкәмәл Шәмсетдиновна (1919-2022)
Фәттахва Зөлхәбирә Мәсләховна (1924-1989)
Әгъләмова (Фәсхетдинова) Әминә Касыймовна (1924-2005)
Гизамова (Лотфуллина) Гөлҗамал Гарифулловна (1921-2009)
Мифтахова Рәшидә Кадыйровна (1896-1978)
Фасахутдинова (Салахова) Мәрьям Гатиновна (1917-2010)
Хәлиуллина (Шәйхетдинова) Сара Мотыйгулловна (1924-1997)
Мөхтәсипова Мәхмүзә Хәйбулловна (1911-1998)
Биктимерова Рәхимә Бадыйговна (1925-2005)
һәм башкалар шунда укыйлар һәм сугыш елларында комбайнда,тракторларда эшлиләр. Ул вакытларда сәгатьләп эшләү юк, сукалар җитешмәгән вакытларда кырларны кул белән казып та чәчәләр. Ә кыш айларында, бу апалар Колмакчыга пычкы белән урман кисәргә йөриләр.