Мастер-класс «Учимся ткать как наши предки»
11 февраля в музее народного творчества и быта состоялся мастер-класс по ткачеству. Для проведения мероприятия специально со своим настольным ткацким станком приехала выпускница Зиреклинской школы Халиуллина Гульфия Нургалеевна.
В ходе мастер-класса участники познакомились с оборудованием для ткачества, освоили заправки и составления узора, а также самостоятельно изготовили тканую тесьму.
Элек фабрикалар барлыкка килгәнче әбиләребез тукымаларны да үзләре әзерләп, көндәлек тормышта кулланыла торган. сөлгеләрне, эскәтерләне, идән паласларын өйдә туку станокларында җитештергәннәр. Һәрбер авыл гаиләсендә диярлек туку станогы булган. Бу эш бик күп көч һәм вакыт таләп иткән.
Башта җитен яисә киндер үстергәннәр. Аны урып- җыйганнан соң, орлыкларны сугып алганнар. Каты сабаклардан йомшак йон ясар өчен , җитенне озак кына суда яисә кар астында тотканнар. Шуннан соң яхшылап киптереп, таяклар белән сукканнар.
Йомшаган киндерне язып тараганнар һәм эрләгәннәр. Бизәкләп туку өчен, киндерне төрле төскә буяганнар.
Безнең буын балалары өчен әлеге катлаулы, ләкин шул ук вакытта кирәкле эшне бүгенгесе көндә безгә өйрәнергә, эшләргә мөмкинлекләр ачыла. Әби- бабалардан килгән гореф-гадәтләрне кайтару юнәлешендә дә тәгаенләнгән эшләр бар. Безнең музейда да онытылып барган йолалар торгызыла, чигү-тегү, милли ризыклар әзерләү буенча мастер-класслар үткәрелә. Бүген без музейда укучы кызларга туку станогында эшләү серләрен өйрәттек.
Яңа туку җайланмалары белән Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче авылдашыбыз Халиуллина (Газыймова) Гөлфия Нургали кызы махсус кайтты.
Күп пкырлы талант иясе, соңгы вакытта балачактагы хыялын тормышка ашырып, туку станогында төрле келәм, паласлар тукый башлаган.
Музей хезмәткәрләре музейда милли бизәкләр чигү түгәрәген оештыру турында фикер алыштылар .
Эш белән кайнаган минутлар эчтәлекле әңгәмә белән үрелеп барды.
Ерак араларны якын итеп чираттагы мастер- классны үткәрүдә ярдәме өчен Гөлфия Нургали кызына чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.