Режим работы:
Ежедневно с 8.00 до 16.12
Суббота, Воскресенье - выходной
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
"Музей народного творчества и быта имени Мидхата Газымова Новошешминского муниципального района Республики Татарстан"
logo

«Тукай исән!»: Шахмай авылы музеенда шагыйрьгә багышланган викторина

Тукай исән.
«Җыры» күңелләрдә,
Яшәсәк тә үзен күрмичә.
Тукай килә моңлы сазын уйнап,
Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.
Апрель ае — табигатьтә яз. Бөек шагыйребез туган ай. Габдулла Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән. Шулай булса да, ул гаятъ зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлыгын калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты халкыбыз тарихында иң яхшы, иң изге сәхифәләребезнең берсе.
Әлеге бәйрәм көн уңаеннан, «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» җитәкчесе 7 нче сыйныф укучылары белән шагыйребезгә багышланган викторина үткәрде. Габдулла Тукайның тормыш юлын, иҗатын искә төшергәннән соң, ике команда арасында ярыш башланып китте. Укучылар «Ә син беләсеңме?!», «Тукай әсәрләре», «Табышмаклар аша Тукайны таныйбыз», «Кайсы шигырдәге өзек» кебек конкурсларны бик тырышып үтәделәр. Сөекле шагыйребез безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.                                     м