“Колыбыльная семьи Хуснулгатиных”
Музейларда һәр экспонат тарих, үзенчәлекле. Бүген музейда, олы буын укытучыбыз Габетдинова Әминә Гамир кызы кунакта булды. Әминә апа Зирекле мәктәбендә бөтен гомерен балаларга белем, тәрбия бирүгә багышлаган ветеран укытучы. Ул фотода үзе тирбәлеп үскән бишеге янында!
Әтисе, Хөснелгатин Гамир (1911-1989) сугышка 1941 елның 12 августында мобилизацияләнә. Хатыны Шәмсениса әби (1914-1995) ирен сугышка ике малае Гомәр (1936-1998), Госман (1939-1971) белән озатып кала.
Гамир бабай артиллерист, 21 җиңел артбригада, 420 стр.полк, аннан 1171 җиңел артполкта сугыша. Сугышчан бүләкләре: ” За отвагу”, ” За боевые заслуги”, ” За освобождение Варшавы”, ” Ща победу над Германией”, медальләре, ” Отличный артиллерист” күкрәк билгесе. Соңыннан юбилей медальләре һәм юбилей ордены, “Хезмәт ветераны” медале.
Музейда Гамир бабайның Сталин тарафыннан белдерелгән һәм бирелгән 9 РӘХМӘТ ХАТЫ саклана.
Гамир бабай сугыштан 1945 елның ноябрендә Җиңү белән туган авылына, гаиләсенә исән- сау әйләнеп кайта.
Сугыштан кайтуга, Зирекле МТСда тракторчы булып эшли башлый. Гамир бабай авылдан иң беренче тракторчыларның берсе. Колхозда 1968 елга кадәр эшли. Балта остасы.
Гаиләдә 9 бала дөньга килә, барысы да тәрбияле, белемле, гаиләле. Иң төпчекләре Мансур (1959) гаиләсе белән төп нигездә яши.
Кызлары, Исламия апаның да шигырен дә укып китик әле.
Авылым-Зиреклем
Бик сагындым Зиреклемне,
Килә минем шунда кайтасым.
Әгәр кайтсам, тыңлар идем
Челтерәп аккан чишмә тавышын.
Зиреклемнең ике чишмәсе бар
Берсе уңда, берсе сул якта.
Яланаяк уйнап үстем
Бакалы күл дигән болында.
Әле дә булса хәтеремдә –
Чишмә суларының салкыны.
Олыгайсам да мин оныта алмыйм,
Йөрәгемдә сагыш ялкыны.
Күз алдымнан үтә…
Балачагым, яшьлек елларым.
Туган йортым, күршеләрем,
Алда үткән гомер юлларым.
Әбкәемнең биргән догалары
Гомер буе юлдаш булдылар.
Күңелемә илаһи көч биреп
Юлларымда маяк булдылар.
Җәйләр җиткәч, кайтамын мин
Әти-әнием кабере янына.
Үзем белгән догаларны укыйм,
Аллаһ ризалыгы хакына.
Без үскәндә күбәү идек,
Таралыштык төрле җирләргә.
Юк янымда бер туганым,
Кайгы- шатлыкларны сөйләргә.
Зиреклемә кайткач керәмен мин
Иман нуры иңгән мәчеткә.
Республикабызга ук танылган,
Экспонат тулы музейга.
Рәхмәт, сиңа, Мидхәт,
Истәлеккә музей ясадың.
Безне үстергән кабык бишеккә дә,
Музееңда урын табалдың.
Туган авылым, туган нигезем
Яшәү яме өсти күңелгә.
Узган хатирәләрне яңартып,
Уйланамын әле бүген дә.
Провели индивидуальную экскурсию для Габутдиновой Амине Гамировне. Ветеран-педагог Зиреклинской СШ с удовольствием осмотрела все экспозиции, вспомнила свою колыбельку, подаренную музею. Уходила со словами, будто в детстве побывала, столько приятных впечатлений.