«Герои Великой Отечественной войны»
9 декабря – официальный праздник в России, который носит название День героев Отечества. Эта дата была установлена в 2007 году по решению Госдумы Российской Федерации. Дата праздника была выбрана не случайно. До 1917 года 9 декабря (по старому стилю) была датой праздника, посвященного чествованию заслуг георгиевских кавалеров. В связи с этим днем в филиале «Музей истории села Шахмайкино имени Мирхайдара Файзи» с учащимися 5 класса Шахмайкинской СОШ почтили память наших героев, участников Великой Отечественной войны, кто ценой собственной жизни боролся за наше счастливое будущее. Подробнее остановились на биографии и подвиге ребят, которые были разведчиками и диверсантами, сражались либо на войне, либо в партизанских отрядах. Истории жизни и подвиги защитников Родины, удостоившихся звания Героя Советского Союза не оставили никого равнодушными. Мы не имеем права забывать о героях, павших за свободу нашей Родины.
«Бөек Ватан сугышы геройлары»
9 нчы декабрь – Россиядә Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу дата 2007 елда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы карары буенча билгеләнде. Бәйрәмнең көне очраклы гына сайланмаган. 1917 елга кадәр 9 декабрь (иске стиль буенча) Георгий кавалерларының хезмәтләрен хөрмәтләүгә багышланган бәйрәм көне була. Шушы уңайдан «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалында Шахмай мәктәбенең 5 сыйныф укучылары белән Бөек Ватан сугышында катнашучыларны искә алу көне булды. Өлкәннәр белән беррәттән катнашкан балаларның тарихларына да тукталып уздык. Аларның күбесе разведчик һәм диверсант сыйфатында я сугышта, я партизан отрядларында хәрәкәт иткәннәр. Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Ватанны саклаучыларның тормыш юлы һәм батырлыклары беркемне дә битараф калдырмады. Безнең Ватаныбыз азатлыгы өчен башларын салган каһарманнар турында онытырга хакыбыз юк.