Режим работы:
Ежедневно с 8.00 до 16.12
Суббота, Воскресенье - выходной
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
"Музей народного творчества и быта имени Мидхата Газымова Новошешминского муниципального района Республики Татарстан"
logo

45 елдан соң музейда очрашу…

1 июля 2023 в 13:00 Бесплатно

45 елдан соң музейда очрашу…
Әйтерсең лә әле кичә генә булган кебек,
бу көннән соң 45 ел узып киткән.
– Ак бантиклы кызлар, галстуклы малайлар, шундый бәхетлеләр идек. Сыйныф җитәкчеләребез изге теләкләрен, уңышлар теләп зур тормыш юлына озаттылар, дип искә алды Зирекле урта мәктәбен 1978 елда тәмамлаган сыйныфташлар.
Ни кызганыч, яраткан укытучылары инде аларны каршы алмый, теләкләрен теләми. Хәзер, аларның шук укучылары укытучылары рухына догаларын ирештереп торалар, кабуллардан булсын.Музейда мәктәп тарихы белән бәйле бик күп материаллар саклана. Аларда барлык укучылар, укытучылар диярлек чагылыш тапкан. Әлеге фотосурәтләрне караганда мәктәпне тәмамлаган укучылар балачакларына кайткандай хис иткәндер.
Шау-гөр килеп, музейда, кем “мич ягып, самовар кайнатты”, икенчеләре “уракка, печән чабарга”, Миннебаев Фәргать гармоньда уйнап егетләрне “армиягә озатты”. Искиткеч очрашу булды. Чын күңелдән олы рәхмәт сезгә!
Бүгенге очрашуга килгән, хөрмәтле авылдашлар! Сезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, иман байлыгы теләп калабыз! Дөньялар тыныч булып, тагын да очрашулар насыйп булсын. Бер- берегезне саклагыз, югалтмагыз.