Конкурс “Готовим татарскую лапшу”
Без килен булып төшкән заманнарда, килен төшкән йортта, киленнән токмач кистерү гореф- гадәте бар иде. Бу вакытта инде яшь хуҗабикәнең уңганлыгы сынала. Яшь килен яулыгын чөеп бәйләп, яңа туганнары, әти-әнисенең сынавы аша үтеп камыр баса һәм җәемнәр җәеп токмач кисә. Әлбәттә, камыр үзлекле булырга тиеш, моның өчен аны озаграк басу сорала, җәйгәндә уклау өстендә кулларны тигез йөртү, җәемнәрнең кырыйлары чәчәкләнмәсен өчен үзенә күрә бер осталык сорый. Киленнең җәемнәре юка, үтә күренмәле булып чыкса, бу инде аның уңган хуҗабикә икәнлеген күрсәтә. Шуңа да әниләр, әбиләр токмач басарга мәктәптә укыганда ук өйрәтеп үстерделәр безне. Мәктәптә аш-су түгәрәге дә эшләп килде.
Токмачлы аш – татарлар пешерә торган ашларның иң туклылысы, иң тәмлеседер ул. Ә иң- иң тәмлесе әнинең токмачлы ашы, ул барыбер аерылып тора. Аллаһы тәгаләнең бер хикмәтедер инде ул! Яшь баланың да иң яратып ашый торган ашы, токмачлы аш бит, әйеме?
Яңа Чишмә районы Чаллы Башы авылы мәдәният хезмәткәрләре “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы белән берлектә оештырылган “Токмач-кунак сые” бәйгесендә районның төрле татар авылларыннан килгән хатын-кызлар катнашты, ” яшь киленнәр” камыр басып, токмач кисүдә үз осталыкларын күрсәтте.
“Иң оста токмач кисуче”номинациясендә Зирекле авылыннан Лотфуллина Лидия, “Иң җитез токмач кисуче” номинациясендә Акьяр авылыннан Сибгатова Гөлсинә, “Иң үзенчәлекле токмач кисүче номинациясендә” Шахмай авылыннан Хамзина Лилия урыннар алдылар. Кызлар токмач басу серләре белән бүлештеләр, эшләгән арада яшь килен булып төшкән вакытларын искә төшерделәр. Бәйге җырлы- биюле программа белән үрелеп барды.
Бәйге бәйге инде, әлбәттә, дулкынлану да, каушап калу да булды.
Жюри әгъзалары башта камыр җәймәсен карады, аның формасы, нечкәлегенә бәя бирде. Аннан соң кызларның эш урыны һәм эш коралларының чисталыгын тикшерделәр. Соңыннан киселгән токмачларга бәя бирелде.
Барлык катнашучылар да диплом һәм бүләкләр белән бүләкләнде. Район Татар конгрессы җитәкчесе Хамәтвәлиев Айрат Минвәли улы барлык катнашучыларны котлап, матур теләкләрен житкерде.
Соңыннан, эш беткәч, бергәләшеп, “яшь киленнәр” кискән токмачлы аш белән сыйландык. Бу бик күркәм бәйрәм булды. Гомумән, әлеге чараны дәвам итәргә, авылларда кыз-балалар белән төрле түгәрәкләр оештырып, кызларыбызны өйрәтергә, дигән ныклы нәтиҗәгә килеп, оештыручыларга рәхмәт әйтеп таралыштык.
Әнинең токмач кисүен
Бала чактан күзэттем.
Әнидән өйрәнгән һөнәрне
Бүген сезгә күрсәттем.
Татар халык ашларында
Беренче – токмачлы аш!
Матур итеп кисәр өчен,-
Камырын да әйбәт бас.
Музейда күпләр сыйланды
Безнең токмач ашыннан.
Чирек гасыр артып китте
Музейдагы хезмәтем.
Кулдан кискән токмач ашына
Булды иң зур хөрмәтем.