Выставка «Пионер — всем ребятам пример!»
Минул 101 год, как была создана Пионерская организация, свой день рождения она отмечает 19 мая. Вступление в пионеры — один из самых узнаваемых символов СССР — пионерия стала важной вехой в жизни каждого советского школьника. Движение прекрасно сплачивало и воспитывало детей.
Большинство россиян старшего возраста с теплотой вспоминают дни своего пионерского детства.
Многие взрослые россияне до сих пор помнят тот незабываемый день, когда им на шею повязывали старшие товарищи красный галстук. Все помнят: «Как повяжешь галстук — береги его! он ведь с красным знаменем цвета одного!» С днем пионерии! Пусть всегда будет ценным воспитание, которое подарило нам это слово, чтобы всегда в душе оставалось место добру и милосердию, правильным поступкам, действиям и решениям.
Зирекле мәктәбендә пионер тарихы.
Киләчәк кешеләре булып саналган пионерлар безнең авылда кайчан барлыкка килгәннәр соң?
Зирекле урта мәктәбендә беренче пионер отрядлары 1930-31 елларда барлыкка килә. Шулай да бу оешмага теләсә кемне алмыйлар. Ә беренче пионерлар дип без: Шакиров Талип Шакировичны, Габбасов Гаяз Габбасовичны, Кәлимуллин Талип Сәмигулловичны, Хөснетдинов Нуретдин Хөснетдиновичны, Ибраһимов Шакир Ибраһимовичны, Бадыйгов Габдулла Бадыйговичны, һ.б.ны саныйбыз.
Ул вакытта өлкән вожатыйлар итеп сыйныф җитәкчесен билгеләгәннәр. Бу эш түләүсез булганлыктан, җәмәгать эше буларак, аны ел саен бер кешегә йөкләгәннәр.
Тик шулай да, 1931 елда пионервожатый эшен укытучы Тукиева Дарья Ивановна башлап, оештырып, җитәкләп китә. Бүген дә олы буын аны Даша апа дип, хөрмәтләп искә ала.
Беренче пионерлар зәңгәр галстуктан, зәңгәр майка, зәңгәр шорты, зәңгәр күлмәк, зәңгәр юбка киеп йөргәннәр. Бу киемнәр каеш белән эләктереп куйган иде, дип искә ала ветеран укытучыбыз Наилә апа Габбасова (1924е.т.).
-Алар һәрвакыт урамда йөргәндә быргы, барабаннар сугып йөри иделәр. Эшкә, укырга килмәгән укучылар артыннан да, уйнарга барганда да быргы, барабан аларның аерылмас өлеше булды. Ә без, пионер булмаганнар, алар артыннан карап, кызыгып кала идек,- дип искә ала ветеран укытучыбыз Хәдимә апа Биктимерова.
1932 елны пионер оешмасын авылыбызның беренче комсомолларыннан берсе рус теле укытучысы Хәсәнова Зөһрә апа җитәкли. Ул 1, 2, 3 сыйныф укучыларына рус телен укыта, сыйныф җитәкчесе була.
Бу вакытта мәктәптә пионерларны ашату да оештырыла. Ә кашык, савытны алар үзләре алып киләләр.
1933-34 елларда мәктәп зур үзгәрешләр кичерә, 4 еллык мәктәп 7 еллык итеп үзгәртелә. Ул елларда пионер оешмасын җитәкләгән Исхаков Әбүзәр абыйны авылдашларыбыз әле дә хәтерли. Ул мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы була. Төрле пионер эшләрен актив оештыручы буларак искә алалар.
Зирекле МТСының 1933нче елгы еллык отчетында болай диелә: “Зирекле мәктәбе пионерлары көче белән 92 пот бодай быеп алынды”. Шулай ук көл, тимер, сөяк, тавык тизәге җыю эшләрендә дә алар актив катнашканнар.
Концертлар кую, тәнәфесләрдә төрле уеннар оештыруда да пионерлар зур роль уйнаганнар.
-Иң яратып уйналган уеннарның берсе “Тутсеп” уены иде,- дип искә ала ветеран укытучыбыз Наилә апа Габбасова. Шулай ук “Әйлән-бәйлән”, “Агыш”, “Йөзек салыш” уеннарын да рәхәтләнеп уйный идек, татарча өздереп бии идек. Беркем оялып тормый иде.
Кузьмин Василий Андреевич, Хөснетдинова Наҗия Габдрахмановна, Төхвәтуллина Мәрьям Гатаулловна- менә алар 30-40нчы елларда вожатыйлар булып эшләүчеләр.
Сугыш афәте Зиреклене дә әйләнеп үтмәгән. Бик күп ир-егетләребез, укытучыларыбыз илне сакларга киткәннәр. 1941 елдан мәктәп директоры итеп, сугыштан уң кулын өздереп кайткан Вәлиев Ильяс абыйны билгеләгәннәр.
Ә мәктәп тормышы авырлыкларны җиңә-җиңә яшәгән. Сугышка каршы үз көчләре белән көрәшкәннәр. Колхоз кырларында башак җыйганнар, фермаларда булышканнар, сугышчыларга җылы кием җыйганнар. Ә бу тырышлыклары өчен аларга сугышчылардан хатлар килгән. Менә ул хатларның берсе:”Здравствуйте, дорогие ребята. Мы, красноармейцы, посылаем вам привет и спасибо за ваши подарки. Ребята, ваши пожелания Красной Армии и пожелания скорой победы над заклятым врагом- фашистами еще больше воодушевляет нас на боевые подвиги, на полное уничтожение кровавых убийц мирного населения, стариков, женщин и детей.
Мы, бойцы нашей доблестной Красной Армии, заверяем вас, ребята и нашу Родину, что после нашего выздоровления, будем еще сильнее громить врагов и уничтожать всех немецких оккупантов, пробравшихся на нашу землю так, как громят их гвардейцы.
Вам, ребята, желаем учиться только на «хорошо» и «отлично» и закончить учебный год с отличием. А во время летних каникул помогать в работе колхозу, заменяя своих отцов и братьев, ушедших на фронт.
Недалек тот день, когда Красная Армия полностью очистит Советскую землю от немецких грабителей.
Старшие лейтенанты Поздняков, Оболихин, Горняков, лейтенанты Покровский, Черемуха, Шарапов, старший сержант Лябин».
Ниһаять, көтеп алынган Җиңү килә. Мәктәптә яңа тормыш үз юлын ала. Ул 1939 елда ук 7 еллыктан 10 еллык итеп үзгәртелсә дә, беренче унъеллык чыгарылыш укучылары 1950-51 елда гына укуларын тәмамлыйлар. Пионер, комсомол оешмалары үз эшләрен алып баралар. Яңадан яңа биеклекләргә омтылалар. Һәм төрле елларда пионер оешмаларын төрле кеше җитәкли.
Менә алар:
1931-1932 – Тукиева Дарья Ивановна
1932-1933 – Хәсәнова Зөһрә апа
1934-1935 – Хөснетдинова Наҗия Габдрахмановна
1937-1938 – Төхвәтуллина Мәрьям Гатаулловна
1937-1940 – Кузьмин Василий Андреевич
1939-1941 – Хөснетдинова Наҗия Габдрахмановна
1938-1942 – Гайсина Гөлчирә апа, 2нче отряд вожатые
1939-1940 – Дадуков Петр, 1нче отряд вожатые
Сугыш вакытында вожатыйлар:
– Габбасова Наилә, Мингатина Фатыйма, Хәлиуллин Шәймардан (1917-1995), Төхвәтуллина Мәрьям апа.
1945-1946 – Фәйзуллин Мидхәт Гарифович
1949-10.10.1953 – Шәрипова (Кәлимуллина) Сәлимә Шәриповна
10.10.1953-1954 – Булатов Рафик Мотыйгуллович
1954-1955 – Нуруллина (Мохлисуллина) Нәсимә Мохлисовна
1955-1956 – Габетдинова (Рахимова) Зәкия Салиховна
1957-1958 – Идиятуллина (Шәмиева) Нурфигаль Идиятулловна
1958-1959 – Хәлиуллин Солтан Адиуллович
1958-1966 – Шакирова Зәйнәб (Илалия) Фәрхетдиновна
1961-1962 – Мотыйгуллина Рәхимә Якуповна
1966- – Шәйхетдинова Луиза Асатовна
1966-1967 – Гатина Разия Гамировна
1967-1969 – Кәлимуллина Дания Хафизовна
1969-1970 – Бакирова (Хәйбуллина) Сания Харисовна
1970-1978 – Нуруллина Рәзинә Нурхәмәтовна
1978-1979 – Мотыйгуллина (Нуртдинова) Миңнегөл Хәлимовна
1979-1980 – Камалов Илгиз Камилович
1980-1983 – Вәлиева Розалия Габидиновна
1983 май-ноябрь 1984 – беркем дә юк
1984.11-05.1985 – Шакирова Наилә Минхәйдаровна
1985.05-05.1986 – Закирова (Ибраһимова) Гөлсинә Рәшитовна
1986.05-09.1986 – Рахимова Зәкия Салиховна
1986.09-09.1987 – беркем дә юк
1987.09-09.1988 – Мостафина (Миңнебаева) Гөлшат Галәветдиновна
1988.3.10-02.1989 – Гыймадиева (Миргазова) Фәридә Рифкатовна
1989.02-1.12.1989 – беркем дә билгеләнмәде
1989.09-1.12.1991 – Шәрифуллина Энҗе Юнисовна
1990 апрель-сентябрь – Шакирова (Кадыйрова) Фәйрүзә Исламовна
1990.1.09-25.01.1991 – Гыймадиева Рәмзия Вазыйховна (Әдәмсә)
1991-1992 – Шәрифуллина (Хәйруллина) Лилия Хабиевна
1992.05-09.1994 – Сафарова (Миңнеханова) Люция Гомәровна
1994 елдан пионервожатые «педагог- организатор» дип атала башлый.
1994.09-05.1996 – Вагизова (Яруллина) Фәридә Гибадулловна
1996.09-07.1997 – Миңнебаева (Габетдинова) Гөлшат Габдулловна
1997.08-02.1998 – Фәттахова Ләйсән Рафаиловна
1998.03-09.1998 – Сабанаева Нәфисә Арифовна
1998.09-09.1999 – Закирова Гөлназ Игизәровна (Каргали)
1999.09-2002-2003 – Вагизова Фәридә Гибадулловна
2003.09-1.09.2004 – Фәхретдинова Гөлзидә Зөфәровна
1.02.2005-31.08.2005 – Сибгатуллиина Гөлназ Муллануровна
1.12.2005-12.04.2006 – Нәҗметдинова Альмира Инсафовна (Әдәмсә-
Башкортстан)
12.04.2006-август 2007 – Ваһапова Миләүшә Габдулловна
1.09.2007 – Әфләтунова Гөлнур Фатыйховна
1.09.2008 – Сөләйманова (Кадыйрова) Гөлшат Исламовна
Вагизова Фәридә Гибадулловна