Гости музея “Талир тәңкә”
Сегодня в гостях у музея побывали участники самодеятельного коллектива «Талир тәңкә”, они поздравили нас с Днем музеев, исполнили татарские народные песни и песню написанную специально для их коллектива, а мы провели для них экскурсию и тоже поздравили с присвоением им звания народного, теперь они народный самодеятельный коллектив «Талир тәнкә».
Музей бит ул – үткән белән бүгенгене тоташтырып торучы алтын күпер.
Музейны бик матур итеп, авыл өенә ошатып куйдык: уртада – ап-ак мич, почмакта – сәке, һәр татар йортындагыча, сандык өстендә – сырмалар, агач карават өстендә челтәрләп тегелгән тышлы мендәрләр, савыт-саба, кашыклар куя торган 1960 елларда ясалган шкафлар. Экспозицияләрдә – киндер суга торган кораллар, йоннан җеп эрли торган кабалар, май язгыч, ярма яргыч, урак, чалгы һәм башкалар, һәм башкалар. Монда борынгы Коръән китаплары, түбәтәй һәм калфак.
Тарих — ерак. Тарих — бик якын да… Туган як тарихын, төрле чорларда яшәгән кешеләр тормышын өйрәнү юлы белән патриотик, рухи-әхлакый тәрбия бирү хәзерге заманда зур әһәмияткә ия. Үлемсез шәхесләрне, каһарманнарны олылау ул үз чиратында милләтнең үз үткәненә хөрмәт, милли аңның лаеклы дәрәҗәдә саклау максатыннан, музейлар төрле юнәлештә эшчәнлек алып бара. Киң даирә җәмәгатьчелек һәм балалар белән төрле темаларга очрашулар оештырылып, тарих сандыгын барлап, бүгенге белән киләчәккә якты эзләр салына. 18 май – Музейлар көне уңаеннан очрашу да әлеге максаттан оештырылды. Бәйрәмгә, ел дәвамында музей фондларын тулыландыручы авылдашлар, Зирекле авылы хатын-кызлар советы җитәкчесе Сәлимова Зөмәрия Вәлиулла кызы, мәдәният йорты җитәкчесе Гайфутдинова Әлфия Хәлфәт кызы, музейда эшләп чыккан хезмәттәшләр, ветеран музейчыбыз Газыймова Зәйтүнә апа, лицейдан укучылар, музей дуслары булды.
һәм инде ерак араларны якын итеп, безне хөрмәт итеп, зурлап килгән мөхтәрәм кунакларыбыз, Давлетшина Илсөяр Кыям кызы җитәкчелегендә Чаллы Башы авылы мәдәният йорты артистлары. Киләсе буынга татар халкының бай мирасын җиткерүдә армый-талмый хезмәт куйган бу коллективны район халкы, авылдашлары да хөрмәт итә, чыгышларын көтеп ала. «Талир тәңкә» ансамбле район һәм республика күләмендә дә танылып өлгерде. Ел саен үтә торган “Балкыш” фестивалендә дүрт тапкыр булганнар. Азнакайда үтә торган Бөтендөнья “Чатыр тау” фестивалендә дә урыннар алдылар. “Түгәрәк уен” фестивалендә Асия Раузетдинова, мөнәҗәт укып, республика буенча икенче урын яулаган. Өч тапкыр ТНВ каналында барган “Аулак өй” тапшыруында катнашканнар, шулай ук Алексеевск, Чирмешән районнарында иҗади очрашуларга да йөриләр, җыр белән яшиләр, сәхнә аларга көч бирә. Бүген музейда искиткеч матур бәйрәм ясадылар. Барысы да бер төсле, матур, зәвыклы милли киемнәрдән үзләренең музыкаль күчтәнәчләре белән башлап җибәрделәр. Аннан Мидхәт абыйны сагынып, үткәндәге очрашулардан җылы истәлекләр белән искә алдык.
Мидхәт Гариф улының якты истәлегенә багышланган шигырь дә язганнар:
Киләчәге булыр халыгыңның,
Онытмаса әгәр үткәнен.
Бер офыктан бер офыкка кадәр
Шәфакъ нуры бизәр күкләрен.
Асыл затлар юлны сызып бара
Киләчәккә үткәннәр аша.
Онытылып халкы үләр иде,
Юл тарихы әгәр булмаса.
Мидхәт абый, сүзебез синең хакта,
Олы, күркәм йөрәк иясе.
Чиксез рәхмәтебез сиңа, – диеп
Килә безнең башны иясе.
Энҗе бөртегедәй җыйган эшең,
Халыгыңның матур тарихы.
Бизмәннәрдә үлчәнмәгән
Буыннарга бүләк барысы.
Исемеңне бер акыллы кеше
Музей бабай, – дигән яратып.
Шуннан калган олы хөрмәт белән
Телдән телгә халык таратып.
Мидхәт абый, инде урыннарың
Җәннәтләрнең булсын түрендә.
Матур эшең дәвам итеп килә
Синдәй затлар барда әле дә.
Дәвам итәр шулай язган булса,
Син эшләгән эшләр барысы да.
Сафта яшъләр, синең дәвамчылар
Тугры булып газиз халкына.
Музей диварында исемнәрең,
Рухың яши халык канында.
Матурлыклар яшәр әле җирдә
Якты истәлекләр бырында.
(Маһинур Гирфанова (Хәмитова)
14.05.2023 ел.)
Экскурсия барышында килгән кунаклар музей эшчәнлеге һәм күп төрле кызыклы мәгълүмат белделәр. Бәйрәмне “Талир тәңкә” сәхнә ветераннары ансамбленә багышлап, Рәзинә Сәетгәрәева сүзләренә язылган җыр белән тәмамладылар. Чара гаҗәеп матур, бәйрәмчә булды.