Режим работы:
Ежедневно с 8.00 до 16.12
Суббота, Воскресенье - выходной
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
"Музей народного творчества и быта имени Мидхата Газымова Новошешминского муниципального района Республики Татарстан"
logo

Незабываемая встреча

14 мая 2023 в 15:00 Бесплатно Музей народного творчества и быта Новошешминского муниципального района Республики Татарстан

14 майда, Яр Чаллы шәһәренең “Ак мәчет” мәдрәсәсеннән бер төркем делегация – мөгаллимнәр, биредә белем алучы шәкертләр Зирекле авылында булдылар.
Шәкертләрне остазлары Габдрахман хәзрәт җитәкләп йөретте. Кунаклар башта авылыбызның тарихи мәчетенә аяк бастылар. Кунакларны мәчет белән таныштыру капка төбеннән үк башланды. Мәчет каршында бергәләшеп фотога төшкәннән соң мәчеткә керделәр. Мәчетнең быел ремонт ясалган залына кергәч кунаклар гаҗәпләнүләрен яшереп тормадылар, мәчетнең борынгы ташларын сыйпап бер бер артлы сораулар бирделәр, тарихы белән таныштылар. Ике рәкәгать намаз укыгач идәнгә түгәрәкләп утырышып сөйләшү дәвам итте. Хәзрәт хакында сораулар бирелде, кайчаннан бирле биредә эшләве хакында кызыксындылар. Остазлары Габдрахман хәзрәт мәдрәсәдә укучы шәкертләргә Ильяс хәзрәттән киңәш нәсыйхәтләрен бирүне сорады. Хәзрәт гыйлем алуның һәм аны халык арасында таралуның фазыйләте хакында вәгазь сөйләде. Гыйлем алып аны халыкка җиткезү җиңел эш булмаганлыгын шушы юлда бик нык түземлек сабырлык кирәк булачагын искәртте. Очрашу азагында остазлары Габдрахман хәзрәт очрашу өчен рәхмәт белдерде, Ак мәчет мәдрәсәсенә экскурсиягә чакырды, шулай ук телак белдерүчеләрне мәдрәсәгә укырга чакырды.
Соңыннан кунаклар музейда кунакта булдылар. Аларны музей директоры Лидия Зөфәр кызы каршы алды, музей һәм тарихы хакында сөйләп кызыклы һәм эчтәлекле экскурсия уздырды.
Музей народного творчества и быта посетила делегация из города Набережные Челны, это учащиеся и преподаватели медресе «Ак мәчет». Провели экскурсию, они с удовольствием ознакомились с архивными документами музея, экспозицией «Татарская изба», стендами боевой и трудовой славы, биографией ГазымоваМ.Г. и историей основания музея.