«Сугыш өткән еллар» – «Годы, опаленные войной 1941-1945 гг.»
Шакиров Рамазан Шакирович (1924 – 27.7.1974)
24.8.1942 мобилизацияләнә, өлкән сержант. 1950 елның 7 маенда дем-нә. Сугышчан бүләкләре: «За освобождение Варшавы» (А № 362282, 12.9.1946), «За взятие Берлина» (А № 350970, 3.2.1946), «За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.» (Ш № 0422472, 20.2.1946), «XXX лет Советской Армии и Флота» (8.1.1949) медальләре һәм юбилей медальләре (1966, 1969)
Шакиров Рамазан 1924 нче елда туган. Башлангыч классларда укыганда ук авыл комсомоллары плакатларын язган. 8 класс бетергәч, «дорожный»да хисапчы булып эшли. 1942 нче елда сугышка алалар. Зирекледән Исхаков Әбүзәр Яруллович (1906-1969) белән бергә хезмәт итәләр. Әбүзәр абый офицер була. Брянсктамы, Елецтамы юллары аерыла. Рамазан Шакирович 1 нче Белоруссия фронтында сугыш юлын үтә. Польшаны азат итүдә, Берлинны алуда катнаша. Рейхстагка фамилиясен яза. Ике тапкыр контузия ала. 1950 нче елга кадәр хезмәт итә. Авылга кайтып, колхозда баш бухгалтер, трактор бригадасында учетчик, Камалов Салих бабай бригадасында плотник, МТС тимерчелегендә молотобоец, сельпода кибетче, завсклад булып эшли.
Тимерчелектә эшләгәндә МТС капка башларына “Слава труду”…, идарәгә кергәндәге “Колхоз Кичуй” дип тимерчыбыктан язылган язуларны да Рамазан абый язган.
Яңа мәктәп төзелешенә дә ул үзенең зур өлешен керткән. Газета, журналларга шигырьләр, хикәяләр язган. Бакчачылык белән шөгльләнергә яраткан. Аларның бакчаларында төрледән-төрле җимеш агачлары үсә иде. Бакчалары зур, бик матур, коесы да бар иде.
Бөек Ватан сугышы батырының гомере генә кыска, 50 яшендә 1974 елның июль аенда вафат була.
#героивеликойотечественнойвойны
#зиреклемузей
#новошешминск