С днем местного самоуправления
21 апрель – Җирле үзидарә хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә! Шул уңайдан, хөрмәтле җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен, депутатларны һәм муниципаль хезмәт ветераннарын, һөнәри бәйрәменәре белән котлыйбыз!
Бу бәйрәм көнендә сезгә югары һөнәри осталыкка ия булганыгыз, үз эшегезгә бирелгәнлегегез, җаваплылык хисегез өчен рәхмәт әйтеп, нык исәнлек һәм эшегездә уңышлар телибез!
Җәлил Габдрәшит улы Гайфетдинов Зирекле авылы җирлегендә 26 ел җитәкче вазыйфасын башкара. Шушы вакыт эчендә авыл халкының тормышын яхшырту буенча бик күп эшләр башкарып килә. Муниципаль идарә өлкәсендә иң әйбәт хезмәткәр исеменә лаек булды.
Муниципаль хезмәт барлык өлкәләрдә тирән белем, җаваплылык хисе, үз-үзеңне һәрчак контрольдә тотуны, тәртипле булуны таләп итә. Үз халкыңа хезмәт итүдән дә дәрәҗәлерәк һөнәр юк. Сезгә туган төбәгебез, халкыбыз мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәр һәм эшләр өчен нык сәламәтлек, барлык якты хыялларыгызның тормышка ашуын телибез.