“Ифтар – меджлис”
В честь Года педагога и наставника, а также в священный для мусульман месяц Рамадан сотрудники музея организовали встречу и ифтар для старейших преподавателей Зиреклинской школы и лицея. Участники мероприятия с удовольствием вспомнили свои трудовые годы, своих учеников, коллег, чему им помогли фотоальбомы из архива музея. Добрым словом и благодарностью вспомнили основателя музея Газымова Мидхата Гарифовича.
Ифтар — Изге Рамазан аенда күркәм күренешләрнең берсе. 18 апрельдә музей хезмәткәрләре, музеебызның чишмә башы булып торган, Зирекле мәктәбенең олы буын укытучыларын, бүгенге көндә лаеклы ялда булсалар да, балаларга белем, тәрбия бирүче апаларны, 40 елга якын китапханәче булып эшләгән Гатина Фәүзия апаны, олы яшендә булса да үз вакытында мәктәпне гел чисталыкта, пөхтәлектә тотучы, кул эшләре остасы, музейның даими булышчысы Ахметшина Гөлшат Низам кызын, музей коллегаларыбызны чакырып ифтар ашы уздырдык. Килгән кунакларыбыз бу дәрәҗәле ифтар ашыннан бик канәгать калып, һәркем аннан үзенә тәмле ризыклардан тыш, рухи азык та алды.
Бергәләп намаз уку, авыз ачу үзенә бер күңелне сөендерә торган күренеш иде. Вафат булганнарны искә алып, догалар кылдык, теләкләр теләдек. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын, кылган изгелекләребез әҗердән булсын! Әмин!