Режим работы:
Ежедневно с 8.00 до 16.12
Суббота, Воскресенье - выходной
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
"Музей народного творчества и быта имени Мидхата Газымова Новошешминского муниципального района Республики Татарстан"
logo

Дети участника войны в музее

27 марта 2023 в 11:00 Бесплатно

Со дня открытия музея (29.12.2022) периодически проводятся мероприятия. За это время музей посетило около 600 человек. Приезжие односельчане и гости стараются не упустить возможность посетить новый музей, познакомиться с экспонатами, касающимися его семьи, родного края. Сегодня у нас в гостях побывали дочери ветерана Великой Отечественной войны Вагизова Салиха Вагизовича (1922-20.01.2010) – Асия и Зухра.

Музей ачылган көннән (29.12.2022) әледән-әле чаралар уздырылып килә. Бу вакыт эчендә музейда 600 гә якын кеше кунак булды. Читтән кайткан авылдашларыбыз, кунаклар да, яңа музейга кереп чыгу, үзенең гаиләсенә, туган якка кагылышлы экспонатлар белән танышу мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска тырыша. Чөнки шушы бер бинада булу гына да җирле халыкның тарихын, бүгенгесен ачыграк аңлау өчен искиткеч бай мәгълүмат бирә.
Бүген бездә кунакта Бөек Ватан сугышы ветераны Вагыйзов Салих Вагыйзовичның (1922-20.01.2010) кызлары – Асия һәм Зөһрә апалар булдылар. Балачакның иң якты хатирәсе – әтиле чак, диләр алар.
Әтиләре – Вагыйзов Салих Вагыйзович, действительный хезмәткә 1940 елның 1 октябрендә алына һәм сугышка ялганып китә, ефрейтор. 15.6.1941-5.5.1945 Бөек Ватан сугышында катнаша (15 отд. инженерно-аэродромный батальон, сапер). Аннан Ерак Көнчыгышта японнарны тар-мар итүдә катнаша. 18.9.1946 елда демобилизацияләнә. Салих бабайның сугышчан бүләкләре: «За боевые заслуги», «За победу над Германией», «За победу над Японией» (Б № 401829) медальләре, Сталинның Рәхмәт кәгазъләре, юбилей медальләре һәм юбилей ордены (1985).
Салих бабайның әтисе – Ваһапов Вагыйзь Вәлиуллович (1892-1965) I Бөтендөнья (1914-1918) һәм гражданнар сугышында да (1918-1920) катнаша. хезмәт армиясенә 2 тапкыр: 26.11.1942 һәм 27.6.1943 мобилизацияләнә, 1945 елда туган авылга исән-сау әйләнеп кайта. Хуҗалык 1946 елны читкә китә – Вагыйз бабай Приморье краеның Артем шәһәренә урнаша, шахтада эшли. Шунда гомер итәләр.
Үзе дә, хатыны Саҗидә әби дә Артём шәһәрендә җирләнәләр.
Кунакларыбыз зур дулкынлану белән экспозицияләрдәге үз якыннарының фоторәсемнәрен карадылар, алар турындагы мәгълүматләрне тыңладылар.