Режим работы:
Ежедневно с 8.00 до 16.12
Суббота, Воскресенье - выходной
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
"Музей народного творчества и быта имени Мидхата Газымова Новошешминского муниципального района Республики Татарстан"
logo

Встреча в музее

9 января 2023 в 10:00 Бесплатно Музей народного творчества и быта Новошешминского муниципального района Республики Татарстан

Гасырлардан-гасырга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балага үзләренең борынгы гореф-гадәтләрен, йолаларын, дини бәйрәмнәрен югалтмыйча тапшырып килгән, һәм алар, күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, югалып бетә язып, безнең көннәргә дә килеп җиткән. Ә йолалар бик күп төрле: туй үткәрү, балага исем кушу, аулак өйләр, кыз димләү, өй туе, солдатка озату, ат саклаулар, һәм башкалар. Быел Татарстанда «Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы» дип игълан ителде, шул уңайдан,
Зирекле музеенда да, 9 январь 2023 елның иртәсе музейда татар халкымның бик күркәм йоласы «Өй туе» мәҗлесе, очрашу узды. Бәйрәмгә Зирекле авылы һәм тирә-күрше авыллардан да кунакларыбыз, матур гадәт буенча, күчтәнәчләр, бүләкләр белән килделәр. Музеебызны котлап, Акъярдан, шагыйрәбез Халикова Миләүшәнең чәк-чәге мул табыннарны тагын да ямьләндерде.
Өй туе хуҗаларга бәрәкәт, уңышлы эшләр, сәламәтлек һәм байлык, ил-көннәребезнең тыныч булуын теләп дога кылудан башланып китте. Изге Коръән аятьләре юлланды шул нигезгә.
«Авыл өе» бүлмәсендә авылдашларның эшләре генә түгел, шулай ук чын күңелдән музей фондларын яңадан-яңа кул эшләре белән тулыландырып торган районның башка авыллары осталары әйберләре дә күп. Музей хезмәткәрләре яңа экспозицияләр белән таныштырып, сөйләп, экскурсия дә оештырдылар. Музейның 30 еллыгына кыскача нәтиҗә ясап, Мидхәт абыйны искә алып, аның турында истәлекләрне сөйләшеп 2 сәгать вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Һәрбер әйтелгән сүз, һәрбер теләк йөрәк түреннән, һәрбер киңәш алтынга тиң. Олы рәхмәт әйтәбез сезгә килгәнегез өчен, теләкләрегез өчен, бүләкләрегез өчен. Матур теләкләрегез, якты уйларыгыз кабуллардан булып, барыгызга да саулык, сәламәтлек теләп, киләсе очрашулар да насыйп булсын.
Кичәге көн – тарих, иртәгесе – табышмак.
Бүгенгесе – бүләк, кадерен белик, димәк.

2023 год в Республике Татарстан объявлен Годом национальных культур и традиций. Музей – лучший способ сохранить обычаи, обряды, праздники, узнать о замечательных людях – ветеранах труда, творческих умельцах – односельчанах, где каждый может внести свою лепту в общее благородное и такое нужное дело. Зиреклинский музей народного творчества и быта делает все для сохранения истории своего села, памяти о его прошлом, возродить у жителей села чувство гордости за свою малую Родину, память о своих корнях. В лучших своих традициях, 9 января сотрудники музея провели меджлис по поводу своего 30 летнего юбилея, было проведено чаепитие на котором читали суры из Корана, для дальнейшей успешной и благотворной работы. На новоселье по обычаям татарского народа гости пришли со своими гостинцами и подарками. Сотрудники провели обзорную экскурсию по вновь открывшимся залам музея, где гости с большим интересом ознакомились с обновленным Музеем, рассказали о своих встречах в музее, вспоминали «Музей бабая». Ровно 30 лет назад Мидхат Гарифович выступал на открытии музея, и именно 29 декабря считается днем рождения Зиреклинского музея народного творчества и быта.