Ветеран тыла Зайнаб әби живет в согласии с миром
Ветерану труда из села Зиреклы исполнилось 90 лет. Детство и юность Зайнаб, как и тысячам ее сверстников, пришлись на тяжелые военные и послевоенные годы. «14 декабря 1932 года в семье зиреклинцев Салимхана и Хадимы Миннехановых после 6-ти мальчиков родилась Зайнаб. С той поры прошло долгих 90 лет. За эти годы в ее жизни было все, и радости, и невзгоды, она пережила много горя. Послушаешь ее, и сердце сжимается: откуда в этой женщине столько выносливости и терпения? – пишет директор музея народного творчества Лидия Лотфуллина, рассказывая историю жизни своей односельчанки Зайнаб Салимхановны Закировой . Когда Зайнаб было семь лет, ее отдали учиться в школу. Она вспоминает учителей Валеева Хажи и Гульсиру апу, и тот день, когда впервые переступила школьный порог: «Я очень боялась идти в школу, переживала, а когда учительница Гульсира апа встретила меня с улыбкой, все мои переживания тут же улетучились. Наверное, эта улыбка и стала поводом к тому, что я очень полюбила учиться, и впоследствии 7 классов окончила на одни «пятерки», – сказала Зайнаб апа. Началась война, призванный на действительную службу в 1940 году ее старший брат Ибрагим (1920 – 1942) с первых дней попал на передовую. Призвали на фронт еще двух братьев Исмагила (1924 – 2011) и Исхака (1927 -2012). В 1942 году в дом Миннехановых пришла похоронка, в которой сообщалось, что Ибрагим погиб 19 декабря 1942 года. А в конце того же года призвали и Салимхана – отца Зайнаб. 12-летней девочкой она вместе с мамой ходила на полевые работы летом, а зимой после школы, когда мама была на работе, Зайнаб старалась все делать по дому, водилась с младшими братиком Абузаром (1938 г.р.) и сестренкой Асией, родившейся в 1943 году. Зайнаб апа рассказывала: «В 1945 году мы с радостью встречали с победой отца и двух братьев, которые с войны вернулись живыми и невредимыми со многими медалями. В 1946 году родители подарили нам сестренку Рокию. Училась я в школе на отлично и мечтала стать учителем, – вздыхает тяжело Зайнаб апа: «Ну, где уж там, в то время сбыться такой мечте не суждено было, вместе со всеми взрослыми нужно было работать в колхозе, помогать маме с малышкой. Но все трудности мы переносили стойко, ведь главное, что кончилась война, а значит, жизнь снова стала налаживаться. Но жизнь такова, что следом за счастьем ходят печали. В 1948 году тяжело заболела и умерла двухлетняя Рокия, в тот же год умер от болезни 10-летний Абузар. Не успела семья отойти от двойного горя, как в 1953 году умирает сестренка Асия. Сквозь слезы Зайнаб апа задается вопросом: «Как сердце моей мамы выдержало такое горе?» Привыкшая к сельскому труду с малых лет, Зайнаб после семилетки начала работать на колхозной ферме. Ведрами на коромыслах носили коровам воду, кормили, доили их. Ради хороших надоев работали, не считаясь со временем. Работали и в поле, и в лесу. С подругой Марьям Губайдуллиной работали в леспромхозе. Не осталось ни одного вида сельскохозяйственного труда, к которому бы не прикладывала свои руки Зайнаб. А дома, после ежедневных хлопот по дому, вечерами занимались ткачеством и вышиванием. Зайнаб считает, что она рано вышла замуж – в 19 лет. После свадьбы вместе с мужем Хаматназипом Закировым по приглашению его сестры Сании, переехали в город Березники. Оба работали на мыловаренном заводе. Жили в поселке Барок. В 1954 году у них родилась дочь Гульсина. «Жили хорошо, в квартире были все удобства, уют, но сердце было не на месте. По ночам не спала, тосковала по родным и родная земля тянула меня к себе. И свекровь звала нас домой в деревню. Мы посоветовались мужем и в 1957 году вернулись в Зиреклы», – рассказала о своей попытке жить на чужбине Зайнаб апа. В Зиреклах они построили новый дом, красиво его обустроили, завели во дворе живность. Зайнаб работала дояркой, Хаматназип – механизатором. И снова черная полоса прошлась по судьбе этой женщины: в 1966 году умирает ее старшая дочь, а ведь Гульсина росла очень веселым, старательным, умным ребенком. Для Закировых это была самая страшная утрата. От тяжких дум и горя мать спасли заботы о младших детях. В их семье родились еще пятеро детей: Нурсина, Разина, Гульзида, Зульфия и Мавлет. Сегодня все пятеро живы и здоровы, благополучно и счастливо живут своими семьями. У Зайнаб апы сегодня 10 внуков 15 внуков. Хаматназипа не стало в 1987 году в возрасте 56 лет. В тот же год Зайнаб апа вышла на заслуженный отдых, но не смогла усидеть дома и еще несколько лет работала истопником печей в детском саду «Йолдыз». О том, что Зайнаб Закирова всегда трудилась много и добросовестно говорят ее многочисленные Почетные грамоты и юбилейные медали. «Несмотря на то, что за годы моей жизни я много потеряла близких людей, я благодарна Богу за то, что в жизни встречала только хороших людей. За то, что он дал мне счастье жить рядом с родными. И я каждый день молюсь за мир в нашей стране, за здоровье детей, внуков, родных и всего народа России. Жизнь человека очень коротка, – говорит 90-летняя Зайнаб апа – и нужно быть терпеливым в этом мире и жить в согласии с соседями и родственниками. Живет Зайнаб апа с семьей сына Мавлета и невестки Танзили. У них две дочки Карима и Миляуша. Семья трудолюбивая, на подворье держат много скотины, работают дружно, живут уважительно ко всем домочадцам и особенно к бабушке Зайнаб. С первой встречи мы с мамой Мавлета нашли общий язык. Теперь она и моя мама, она очень мягкая, тактичная женщина. Ни я, ни наши дети никогда не слышали от нее плохого слова. «Она всегда нам помогала во всех делах», – говорит о своей свекрови Танзиля. Крепкого здоровья, веры, много счастливых дней и добрых людей рядом пожелали в день юбилея Зайнаб Салимхановне.
Закирова Зәйнәб Сәлимхан кызы
1932 елның 14 декабрендә Зирекле авылында Сәлимхан белән Хәдимә гаиләсендә 6 малайдан соң бик мөләем, йомшак тәбигатьле Зәйнәп дөньяга аваз сала. Әти-әнисенә, абыйларына бик кадерле булган кечкенә генә кызга бүген 90 яшь. Бер гасырга якын гомер бит! Шул гомер эчендә күпме, кайгы-борчулар, бөтен ил белән күргән авырлыклар, югалтулар… Уйлап карасаң, бу бәләкәй генә кешегә ничек барысы да сыйган, кайдан алган сабырлыклар?
– Мине җиде яшемдә мәктәптә укырга бирделәр, дип беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергәнен хәтерләде Зәйнәп апа. Укытучыларым Вәлиев Хаҗи абый, Гөлсирә апа бик яхшы истә калган. Курка-курка беренче сыйныфка укырга бардым, Гөлсирә апа матур итеп, елмаеп каршы алгач, бар борчылуларым да бетте. Укырга бик яраттым. 7 сыйныфны гел бишле билгеләренә генә бетердем. Хыялым укытучы булу иде, дип авыр сулап куя ул. Кая инде сугыш чоры баласына ул заманнарда хыялларны тормышка ашыру! Шулай тыныч кына яшәп ятканда, Бөек Ватан сугышы башланды. Әни белән кыр эшләренә йөрдем, өйдә калсам, өйдәге эшләрне җиренә җиткереп эшләргә тырыштым,-дип сөйләде Зәйнәп әбием. Әтиләре Сәлимхан бабай Гражданнар сугышында (1894-1947) 1942 елны хезмәт армиясенә алынып, 1945 елны гына кайта.
– Абыем Ибраһим (1920-19.12.1942) 1940 елны действительный хезмәткә алына. Шуннан сугышка катнашып китә. Похоронкасы килә, 1942 елның 19 декабрендә һәлак булды диелә. Калган абыйларым: Исмәгыйль (1924-2011), Исхак (1927-2012 ) сугышның башыннан алып ахырына кадәр туган ил өчен көрәшәләр. Сугыштан күп кенә медальләр белән исән-сау әйләнеп кайталар. Әтиемне, абыйларымны, авылдашларыбызны шатланып, куанып каршы алдык. Тормышлар яңадан ямьләнеп китә. Ләкин зур бәхет артыннан кайгылары да килә тора. Тормыш шулай бара. Әти сугышка киткәннән соң туган Асия (1943-1953) сеңелемне югалттык, 10 яшендә авырап үлде. 1946 елда туган Рокыя исемле сеңелем 2 яшендә, Әбүзәр исемле энем шул ул ук елны 10 яшендә мәңгелеккә күзен йомды. Ул елларны сөйләгәндә, Зәйнәп әбинең күзләре яшьләнә. Әнисе Хәдимә апаның йөрәге ничек түзгәндер? Әйе, сугыш чоры, сугыш арты бик авыр еллар… Зәйнәб апаның да балачагы, яшьлек еллары меңләгән тыл ветераннарыныкы кебек үк сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Бу чор балаларының эшләмәгән берәр эше калды микән. Әти-әнисенең ишле гаиләсендә Зәйнәп апа яшьтән үк кул арасына керә башлый. 7 сыйныфны бетергәч, колхоз фермаларында эшли. Көянтәләп апара ташып, сыерларны ашаттык, вакыт белән санашмадык, авыр дип зарланмадык, ди гомере буе туган җирендә намуслы хезмәт куйган Зәйнәп әби. Элек алар ниләр генә эшләмәгән, кулларыннан килгән барлык эш. Сукалаган җиргә орлык чәчкән, чиккән, суккан. Үзеннән 2-3 яшькә олырак булган Зарипова Зәйнәб, Гыйбадуллина Мәрьям апалар белән урман кисүләр, башак җыю, буранда эскерткә өелгән көлтәләрне суктыру, колхозда кая кушалар, шунда эшләгән алар. Бик иртә, 19 яшемдә кияүгә чыктым, дип, авыр, кайгылы еллардан гаилә темасына күчте Зәйнәп әби. Гаилә коргач читкә китеп яшәп караганнар. Ире Хәмәтнәҗип (1929-1987) белән апасы Сания чакыруы белән Березники шәһәренә китәләр. Икесе дә сабын заводында эшлиләр. Барок дигән поселокта яшиләр. Кызлары, беренче җимешләре Гөлсинә (1954-1966) туа. Барысы да яхшы, әйбәт, уңайлыклар да бар кебек. Ләкин, йөрәк урынында түгел. Авыл төшләргә керә, сагындыра. Туган җир үзенә тарта аларны. Әниләре Канифә әби дә авылга кайтырга чакыра. Һәм инде без уйлаштык, киңәштек тә җыенып авылга әни янына кайтырга булдык. Шулай итеп, тәвәкәлләп кайтып урнашалар. Кызыбызга 3 яшь иде. Бала үтә дә тырыш, акыллы булды. Тик балабыз, йөрәк җимешебез, авырудан 9 яшендә үлеп китте. – Бик авыр кичердем бу кайгыны, беркем гә дә язмасын бала хәсрәтләрен, дип, тагын елап алды, сабыр әбием. Төп нигездән ерак түгел яңа йорт төзеп керәләр, матур гына яшәп китәләр. Мал-туарларны күпләп асрыйлар. Эшчән, тыйнак гаиләдә 5 бала үсә: кызлары Нурсинә, Рәзинә, Гөлзидә, Зөлфия, уллары Мәүлет. Барысы да гаиләле булып, матур тормышта яшиләр. Колхозда, Зәйнәп апа фермада, Хамәтнәҗип абый механизатор булып эшли. Көндәлек эшләр белән, Аллаһның биргәненә шөкер итеп, һәр туган көнгә шатланып, куанып яшәгәндә, тормыш иптәше Хәмәтнәҗип абый 5 баланы, хатынын калдырып якты дөньядан китеп бара.
Пенсиягә чыккач та әле, Зәйнәп апа күп еллар «Йолдыз» балалар бакчасында мич ягучы булып хезмәт куя. Эштән курыкмадык, тырышып намус белән яшәдек, балаларыбызга да шундый тәрбия бирдек, ди ул горурланып. Аның тырышлыгы хакында күп санлы Мактау кәгазьләре, юбилей медальләре сөйли. Гомер юлым үткән вакытларда янсам да, пешсәм дә, иң якын кешеләремне югалтсам да, мин Аллаһыма бары рәхмәтлемен, ди, кешеләрне, ихтирам иткән, игелекле гамәлләр генә башкарып, һәркөн илебезгә тынычлык теләп, балалары, оныклары, туганнары исәнлегенә дога кылып яшәүче әбиебез. Зәйнәп әби бүген бик бәхетле. Аның балалары, яраткан 10 оныгы, 15 оныкчыгы, хәлләрен белешеп, кайтып, килеп йөриләр. Улы Мәүлет, килене Тәнзилә тәрбиясендә, оныклары Кәримә белән Миләүшәгә дәү әни булып, кадер-хөрмәттә, барысына да разый булып яши. Тәнзилә Яшел Үзән районы кызы. Уңган-булган, йомшак холыклы, тәрбияле, Зәйнәп әбине бик хөрмәтли. Әни белән бер күрешүдән уртак тел табып, тату гына яшәп киттек, ди Тәнзилә. Кайнанам бер авыр сүз әйткәне юк. Бер-беребезне аңлап яшибез. Авылда эш күп, зур фермалар төзеп, күп маллар асрыйбыз. Әни балаларыбызны үстерүдә нык булышты. Эшләре дә, тормышлары да көйле бара аларның, күз генә тимәсен. Кеше гомере бик кыска, – ди 90 яшен тутырган әбиебез. Бу дөньда сабыр булырга, күрше-күлән, туганнар белән тату, матур яшәргә дип, фатыйхасын бирә Зәйнәп апа. Хөрмәтле Зәйнәп әби! Алдагы көндә дә бәрәкәтле һәм изге көннәр, саулык-сәламәтлек, иман байлыгы, балаларыңның, оныкларыңның шатлыкларына, куанып яшәргә насыйп булсын. Әмин. 14 декабрь 2022 ел.