Режим работы:
Ежедневно с 8.00 до 16.12
Суббота, Воскресенье - выходной
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
"Музей народного творчества и быта имени Мидхата Газымова Новошешминского муниципального района Республики Татарстан"
logo

«Знакомство детей д/с “Йолдыз” с чайными традициями

18 ноября 2022 Бесплатно

Сотрудники музея ходили в гости к воспитанникам детского сада «Йолдыз», где проходила неделя национального костюма. Сотрудники музея оформили выставку «Знакомство с чайными традициями». Дети с удовольствием разглядывали экспонаты и рассказали с чем любят пить чай сами, и как пьют чай их бабушки, дедушки, папы и мамы.

Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта башлады. Халкыбызның гореф-гадәтләрен торгызу һәм яңарту безнең «Йолдыз» балалар бакчасында да актив алып барыла. Милли киемнәр күргәзмәсе, татар өе күренешләре аша, тәрбиячеләребез һәм музей хезмәткәрләре кече яшьтән үк бала күңелендә туган төбәгенә, ана теленә, милләтенә мәхәббәт, ихтирам хисләре уята. Балалар бакчасы белән музей даими бәйләнештә тора. Бүген дә менә «Төрле милләт киемнәре» атналыгын ябу көне уңаеннан «Барлык милләтләр дә чәй ярата» темасына музей хезмәткәрләре кызыклы гына чара уздырды. Балаларга халкыбызның борыңгыдан килгән чәй эчү традициясен, аның төрләре, аңа нинди үләннәр кушып була… Чәйнең файдасы турында сөйләштек. Музей фондларында җыйналган чәй савытларыннан күргәзмә оештырдык. Балаларга бигрәк тә түбәтәйләр, калфаклар киү, чәй тартмаларындагы төрле матур рәсемнәр ошады.
Күк йөзебез аяз, балаларыбыз бәхетле, киләчәк тормышыбыз гел якты булсын!
#музейзиреклы
#Новошешминскийрайон