“Наша Сила в единстве” – “Безнең көч бердәмлектә”
4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Халыклар бердәмлеге көне алдыннан авылыбызның мәдәният хезмәткәрләре көзге каникулда ял итүче балаларга “Дуслыкка чикләр юк” дигән темасына: бу бәйрәм кайчан һәм ни өчен барлыкка килгән, татар халкының гореф–гадәтләренә, хезмәтенә, сәнгатенә, тарихына мәхәббәт, башка милләт кешеләренә хөрмәт, дуслык, толерантлык хисләрен тәрбияләү максатыннан зур бәйрәм оештырдылар.
Бәйрәмне мәдәният йорты җитәкчесе Зөмәрия Вәлиулловна бу көннең тарихын кыскача таныштыру белән башлап җибәрде. Бик күптән булган вакыйгаларның безнең як тарихына турыдан-туры бәйләнеше бар.Чөнки Казан каласы халык ополчениеләрен оештыру үзәкләренең берсе була. Ополчениеләрдә руслар белән янәшә татарлар һәм башкортлар, марилар һәм мордвалар, чувашлар һәм удмуртлар да иңгә-иң торып ил өчен көрәшә.
Пожарский көчле, бердәм халыклар гаскәрләре белән ике ай эчендә Мәскәүне урап ала, тиздән поляклар бирелә. Пожарский гаскәре тантана белән шәһәргә керә. Балалар бу вакыйгаларны видеодан карап, бик кызыксынып карадылар. Ә музей директоры, бердәмлек төшенчәсе нәрсәне аңлата, аның нигезе нәрсә икән соң?,- шул турыда сөйләп үтте. Элек- электән бердәмлек безнең татар халкына хас сыйфат. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарны җиңәргә мөмкинлек биргән. Нәкъ менә шушы бердәмлек безнең илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән. Балаларга интерактив уен тәкьдим ителде, алар бик тырышып алдан әзерләнгән сорауларга җаваплар бирделәр, музейдагы төрле милләт халыклары киемнәре белән таныштылар, калфаклар, түбәтәйләр киеп күргәзмәдә фотога төштеләр.
Шулай ук безнең бәйрәмебезгә кунак булып кадерле һәм хөрмәтле- матур күлмәк, читекләр, матур баш кием калфак киеп Сәвия Вәлиева килде. Ул бәйрәмгә тагын да ямь өстәп, төрле милләт биюләрен башкарды, чын күңелдән киләсе бәйрәм белән тәбрик итте.
Чын күңелдән олы рәхмәтләребезне белдерәбез аңа.
Без, укучылар, һәрвакыт бергә дус, тату булып яшәргә, бер- беребезгә терәк булып, ярдәм итешеп торырга тиешбез.
#деньнародногоединства
#музейзиреклы