Торжественный митинг, посвященный Дню Победы
9 Май, Җиңү бәйрәме белән чын күңелдән барлык сугыш, хезмәт ветеранарын, сугыш чоры балаларын, төркемдәшләребезне котлыйбыз! Бу тантаналы көндә, без сугышта каһарманнарча көрәшкән, хезмәттә тиңдәшсез фидакарьлек күрсәткән батырларыбызга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 78 ел үтте, әмма бу куркыныч вакыйгалар турындагы хатирәләр һаман да күңелләрне кузгатып, күзләрне яшьләндерә. Бу көн – ата-бабаларыбызның батырлыгына хөрмәтебезне белдерү көне. Әлеге афәт беркемне дә кызганмады, һәр йортның ишеген шакыды, якын кешеләре, туганнары белән мәңгелеккә аерды. Без әби-бабаларыбызның, әти-әниләребезнең батырлыкларын, бүгенге аяз күк йөзенең, матур, якты тормышның нинди югалтулар бәрабәренә яулануын онытырга тиеш түгелбез. Барлык катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды.
Мәдәни программа да бик бай булды. Җиңү көненә багышланган бәйрәм концертында Зирекле лицее укучылары да актив катнаштылар.
Митингтан соң, музейда, Зирекле авыл җирлеге белән берлектә бәйрәм чәе оештырылды.
Сезнең һәркайсыгызга саулык, сәламәтлек, иминлек, гаиләләрегезгә, җиребезгә тынычлык телибез!
9 мая в с.Зирыклы прошёл митинг, посвящённый 78- годовщине Победы в ВОВ. Митинг провела художественный руководитель Альфия Хальфетовна Гайфутдинова. Всех присутствующих поздравили Глава Зиреклинского сельского поселения Гайфутдинов Джалиль Габдрашитович и представитель районной администрации Ринат Хальфетович Габутдинов. Учащиеся Зиреклинского лицея рассказали стихи о Победе, исполнили танец «Журавли». Присутствующие пели военные песни.
Память павших почтили минутой молчания и возложили цветы к памятнику погибшим героям. После поздравительной части гости были приглашены в музей села за праздничный стол.
#деньпобеды
#зиреклемузей
#новошешминск