Режим работы:
Ежедневно с 8.00 до 16.12
Суббота, Воскресенье - выходной
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
"Музей народного творчества и быта имени Мидхата Газымова Новошешминского муниципального района Республики Татарстан"
logo

Праздник поэзии

27 апреля 2023 в 10:00 Бесплатно Музей народного творчества и быта Новошешминского муниципального района Республики Татарста

Менә быел да, елдагыча, 27 апрель көнне, халык ижаты һәм көнкүреше музее, Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган шигырь бәйрәменә җыйды. Бүгенге бәйрәмдә Зирекле лицееннан, Әдәмсә һәм Түбән авыл мәктәпләреннән әдәбият сөюче укучылар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, авыл китапханәсе җитәкчесе Низамиева Кадрия, мәдәният йорты директоры, “Йолдыз” балалар бакчасыннан килгән нәниләребез, җирле язучылар актив катнаштылар, матур итеп, үзләренең өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр.
Ленино мәктәбеннән укытучы Зөлфия Хәсәнова, Әдәмсәдән Лидия Шакирова һәм Зирекле авылы шагыйрәсе Гөлшат Нуриева, Кәүсәрия апа Зәйнуллина да үзләренең иҗат җимешләре белән укучылар алдында матур чыгыш ясадылар.
Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. “И, туган тел, и, матур тел!”, – бөек шагыйребез Г. Тукайның шушы кадерле, балачактан таныш, якын шигырь юллары онытылмый, барыбызның да күңелендә саклана. Чөнки ул, безгә, әниләребезнең күкрәк сөте белән кереп, аңыбызга, хәтеребезгә сеңеп калган. Бәйрәм “Туган тел” җырын бергәләп башкару белән тәмамланды. Матур чараны оештыруда тырышлык куйган укучыларга, аларның җитәкчеләренә, килгән кунакларга һәм барлык катнашучыларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Бәйрәм өчен музейда «Тукай яши безнең күңелләрдә» исемле күргәзмә дә эшләнде.

(Бәйрәмнән кайткач, Лидия Шакирова шигырь язып җибәрде)
Музейда булдык без бүген,
Оныкчык, кызым белән.
Җиз самовар, бакыр комган,
Менә тукылган келәм.
Күзем төште бит күлмәккә,
Сабыйныкы, киндердән.
Аның тупаслыгы, каты,
Ничек сабый киялгән?
Әйттем оныгыма, – кара,
Нинди заманнар булган!
– Исе китми, бер карады
Телефон төшерми кулыннан.
Кулдан тегелгән бу күлмәк,
Тирән уйларга салды.
Безнең чорлар күрмәсә дә
Әниләр киеп салды.
Сабыйларның йомшак тәнен
Кисте микән, уйдымы?
Мунча арты юынгач та,
Алмашлары булдымы?
Киндер капчыктай бу күлмәк,
Сабый баладан калган.
Бу кызчыкның тәкъдирен дә
Бөек Раббыбыз язган.
Әй, балалар, бу музейлар –
Гыйбрәт өчен халыкка.
Телефоның куеп кара
Бу хәлләргә тарыкма.
(Лидия Шакирова.
Әдәмсә авылы. 27.04.2023 ел)
#годнациональныхкультуритрадиций
#праздникстиха
#музейзиреклы
#новошешминск