Режим работы:
Ежедневно с 8.00 до 16.12
Суббота, Воскресенье - выходной
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
"Музей народного творчества и быта имени Мидхата Газымова Новошешминского муниципального района Республики Татарстан"
logo

Жизнь, посвященная детям

31 марта 2023 в 10:00 Бесплатно Музей народного творчества и быта Новошешминского муниципального района Республики Татарстан

Каждый прожитый день  остается в прошлом и забывается, что судьбы людей их истории, но они то и  являются основой воспитания подрастающего поколения. Бережное отношение к своей старине, к своей истории делает человека более душевным. Наш долг – сохранить и передать будущему поколению духовное наследие наших предков. В рамках Года педагога и наставника наш музей запускает цикл мероприятий, посвященный ветеранам педагогического труда. В рубрике «Кеше китә, эше кала», расскажем о педагогах-преподавателях села, кто всю свою жизнь посвятил такой сложной, но такой благородной профессии. К этой теме будет прилагаться экспонат учительницы, подаренный музею и выполненное собственноручно.

Биктимерова (Хәйбуллина) Хәдимә Шәрифулла кызы
Чәчәк атып утыралар яран дигән гөлләрем
Гөлләр белән уйнап үтте минем яшьлек көннәрем…
Хәдимә апа 1932 елның 12 маенда дөньяга килә. Зирекле мәктәбенең 1нче чыгарылыш укучылары булып, 10нчы классны 1950-1951 нче уку елында тәмамалыйлар. Алар: Бадыйгова (Мохлисуллина) Мәймүнә апа; Вәлиев Тәфкил Габдрахманович; Габдрахманов (Халиуллин) Фәткулла Габдрахманович; Газыймов Салих Гарифович; Минвәлиева Кәүсәрия Минвәлиевна; Миргазов Әсхат Хамитович; Низамов Рахимҗан Низамович; Нуруллин Габделәхат Нурхаметович; Хабиров Габделәхат Зайдуллович; Халиуллин Шамил Адиуллович; Яблоков Федор Иванович.
Уку теләге бик зур булса да, Хәдимә апага югары уку йортларында укырга насыйп булмый шул. Белеме нык, укытучы булу хыялы көчле була аның, ул үзе укыган Зирекле мәктәбендә башта 5-6 классларда ана теле, рус теле, аннан кичке яшьләр мәктәбендә барлык фәннәрне дә укыта. Хәдимә апа үзенең бөтен тырышлыгын, бөтен көчен, бөтен барлыгын балаларга бирүче кеше булып истә калган. Ул барлык уңай сыйфатларны үзенә туплаган, киң күңелле, сабыр, изге кеше иде, оста пешерүче дә, матур – матур, аллы- гөлле гөлләр үстерүче дә. Урыннары җәннәтләрдә булсын.
Зирекле мәктәбе коллективы белән дус-тату булып 1951дән алып 1982 гә кадәр эшли. Мәктәптә эшләгән елларда ук агитатор, заем җыючы, драмтүгәрәкләрдә катнаша. Бик актив, шат күңелле, җыр-биюне бик ярата. Гармунчы булу теләге дә була. Яшьлек хыялын 60 яшендә тормышка ашыра Хәдимә апа. Бер айлык пенсия акчасына баян алып, баянда уйнарга өйрәнә. Моңа Салават улын югалту сәбәп була.
Китә казлар, китә казлар, китә казлар тайгага.
Күптән түгел алмашынды шат көннәрем кайгыга.
Ай яктысы диеп кердем каеннар яктысына.
Әй, дусларым, керешегез кайгымның яртысына.
Гармун бәләкәй булса да, авыр өйрәнүләре.
Кайчанга басылыр икән йөрәгем әрнүләре?