Музей – связующая нить поколений
XX гасырның 30 нчы елларындагы сәяси репрессияләр-илебез елъязмасының иң фаҗигале сәхифәләренең берсе. Һәр кешенең биографиясендәге кыска юллар артында, аның фамилиясе, авыр язмышы, гаиләсенең хәсрәте һәм күз яшьләре. Һәрбер авыл тарихында, кызганычка каршы, хәтердән сызып ташлап булмый торган, аянычлы битләр күп. Бу турыда искә алу, сөйләшүләр, еллар үтсә дә, бик авыр…
Зирекле авылында да шушы ачы язмышка дучар булган, нахакка гаепләнгән гаиләләр тарих битләрендә кара хәрефләр белән уелып калды.
Шушы фаҗигале елларны искә алып, әрнеп, күз яшьләре белән музейда Әлмәт шәһәреннән кайткан Госман кызы Гөлсинә Хасанова (Зиннурова) булды. Репрессия корбаны Зиннуров Юныс Зиннурович, Гөлсинә апаның бабасы Идрис белән бертуганнар.
М.Газыймовның ” Яңа Тормыш” та яңача (История колхоза ” Янга Турмыш”-Дружба”-“Кичуй” 1931-2011) мондый сүзләр язылган: Зиннуров Юныс, 1890 елда Чистай р-ны Зирекле ав.туган, шунда яшәгән. 4 баласы булган, таза тормышлы крестьян. 10.03.30 кулга алына, 26.5.30. ЖК 58-10 м. бунча хөкем карары: 3 елга концлагерьга җибәрү. 20.3.90 акланган.
Зиннуров Юнус Зиннурович арестован повторно 4.6.1943, осужден военным трибуналом Карагандинской ж.д. 18.9.1943. по ст. 58-10. Приговор: 8 лет ИТЛ. Ребилитирован 21.4.98 (Книга Памяти, т.18)
Музей булгач, андагы экспозицияләрдә әби- бабаларының фотоларына карап, әнисе Бәһиҗә апа истәлекләреннән, туганнарының язмышлары турында Гөлсинә апа бик күп хәтирәләрне искә төшерде. Музейга истәлекле бүләкләр тапшырды.
Бу вакыйгалар инде кабат булмасын, дөньяларыбыз тыныч булсын! Вафат булганнарның урыннары җәннәт түрләрендә булсын. Әмин!