Режим работы:
Ежедневно с 8.00 до 16.12
Суббота, Воскресенье - выходной
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
"Музей народного творчества и быта имени Мидхата Газымова Новошешминского муниципального района Республики Татарстан"
logo

Новые экспонаты, новые истории

Зирекле авылы музее фонды ел саен авылдашларыбыз бүләк иткән экспонатлар белән тулыланып тора. Күптән түгел Габбасов Камил Мансур улы, әтисе Мансур Габбасович һәм әнисе Нәсимә Хәмәтҗановнаның, 1955 елда гаилә кору уңаеннан бирелгән -туй бүләге: кунатакта һәм йолпыч музейга тапшырды. Аны Камалов Салих бабай (1901-30.04.1982) ясаган һәм яшь парларга бүләк иткән. Салих Камалович Гражданнар (1919-1923) һәм Бөек Ватан сугышларында (10.03.1942-16.06.1946) катнаша. Салих бабай авылда һәм тирә-якта билгеле, күренекле балта остасы, өй бураучы һәм өй эшләүче, мәчет манаралары, фермалар, күперләр, Зирекле больницасын төзүче, тәрәзә рамнары, өлгеләр, өстәл-урындык, карават, шкаф ясаучы, пыяла кисүче һәм куючы. Почетлы колхозчы, «Кичуй» колхозының Мактау Китабына, Чистай шәһәр Почет тактасына кертелгән мөхтәрәм кешесе иде.
Музейга килеп, бабаң эшләгән, ясаган, әйберләрне күрү, аларны тотып карау, үзе зур бәхеттер ул!
Камалов Салих бабайның оныгы Ләйсән музейда, бабасы ясаган кадерле ядкәрләрне күреп куанды, аларны саклык белән тотып фотога төште.