Режим работы:
Ежедневно с 8.00 до 16.12
Суббота, Воскресенье - выходной
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
"Музей народного творчества и быта имени Мидхата Газымова Новошешминского муниципального района Республики Татарстан"
logo

Гости музея

Посещая сельские музеи, люди приобщаются к местной культуре и начинают ценить свою малую Родину. На экскурсиях сотрудники рассказывают гостям о быте и традиционных занятиях местных жителей. География посетителей музея очень обширная – Москва, С-Петербург, Сургут, Чебоксары, Башкирия, Челябинск и Челябинская область, Нижневартовск и даже Южная Корея. 11 июня музей посетили семья Мутаваловых из Нижневартовска, а 12 июня семья Хамадиевых из Перми и Соликамска.
Музей йорты – очрашу, күрешү, нинди дә булса мәгълумат алу йортына әйләнде. Килгән кунаклар: музеегызга кергәч, туган йортыбызга кайткандай хис итәбез, якты хәтирәләр уята, диләр.
Сугышта үлгән якташларның балалары, оныклары әтиләренең, бабаларының хатларын, фоторәсемнәрен карыйлар, фотога төшереп алалар.
Якты хатирәләр. Әле генә бездә кунакта 1959-1962 елларда Зирекледәге “Дружба” колхозын җитәкләгән Хәмәдиев Сабирҗан Хәмәди улының (1914-1995) балалары, оныклары булдылар.
Хәмәдиев Сабирҗан Хәмәди улы (1914-1995)
Тумышы белән Югары Никиткино, хәзерге Тубылгы Тау авылыннан.
Бөек Ватан сугышында катнаша. 1942 нче елның октябренда партия сафларына керә, сугышны коммунист буларак исән-имин тәмамлый.
Үз авылларындагы Сталин исемендәге колхоз председателе булып 1947 елның январенда эшли башлый. Председатель булып сайланганчы сугыштан кайткач, завхоз, рәис урынбасары булып эшли. Сугыш артыннан колхозда терлекләр аз, атлар да күтәрәм хәлендә була. Сабирҗан Хәмәдиевич бик тырышып эшли. 1955 нче елда Сабирҗан абый Татарстан АССР Югары Советына депутат булып сайлана. Югары уңыш һәм терлекчелекнең үсешен күтәргән өчен сайлана ул. 1959 нчы елда аны ТАССР Югары Советына икенче тапкыр депутат итеп сайлыйлар. Туган авылларында эшләгәндә колхозга 14 машина кайта, колхоз күп тапкырлар уңай яктан бәяләнә һәм бүләкләнә. Мондый хөрмәт колхозчыларга да күрсәтелә, үзләренең яхшы эшләгәннәре өчен истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәләр. Сталин исемендәге колхоз 7 ел буена Татарстанда алдынгы урыннарны алып килә. 1959 нчы елның августында Югары Никиткино авылыннан Зиреклегә күчерәләр. Ул Зирекледә 3 ел, ягъни 1962 нче елның октябрена кадәр “Дружба” колхозын җитәкли. Бу вакытта (1958 елдан башлап) колхозларны эреләндерү һәм МТС лардагы техниканы колхозларга сату политикасы алып барыла.
Сабирҗан Хәмәдиевич эшләгән шушы кыска гына вакытта Зирекледә 340 урынлы яңа мәктәп төзелү дәвам итә, кирпеч агрегаты, 80 башка исәпләнгән дуңгыз фермасы, 4000 центнер сыйдырышлы икмәк склады, 3500 баш сыешлы агач тавык фермасы һәм башка объектлар сафка баса. Сабирҗан абый да халык хәтерендә туры, гадел һәм башкаларга хөрмәт күрсәтә белгән рәис буларак калган. Урманга төзелеш өчен кирәк булган материалга барсалар, ул үзе беренче булып агачның калын башыннан күтәргән, фермалар өчен таш төяргә булса, үзе иң авыр ташларны төягән, билгеле, һәр эшне контрольдә тота белгән.
Аның шәхси үрнәге һәркемгә уңай йогынты ясаган. Тубылгы Тауда яшәгән йорты да гади колхозчыныкыннан аерылмаган. Зирекледә Сабирҗан абыйны яңа рәис – Шәйдуллин Хәбибулла Кәлимулла улы алыштыра. Шәйдуллин Х.К. башта “Дружба”, исеме үзгәртелгәч һәм аның составына Зирекле, Красновидово, Урганча, Нагорный авыллары кергән “Кичуй” колхозын 1970 елның мартына кадәр җитәкли.
Мидхәт Газыймов, 1973 ел. (Колхоз тарихы китабыннан)