Заслуженный учитель Татарской АССР
Бүген бездә кунакта авылыбызның хөрмәтлле мөгаллимәсе, «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы», «Татарстан АССРның атказанган укытучысы» Зоя апа Садыйкова булды. Ул хезмәт юлының беренче сикәлтәле чакрымнарын да нәкъ биредә кичә. Беренче хезмәт чыныгуын да ул биредә үтә. Зоя Ивановна авылыбыз мәктәбенә 1950 елның 15 августында килә. Үзе эшләгән чорда белем алган һәр укучы аның хәтер сандыгында саклана. – Элек бит мәктәптә балалар күп иде. Берничә параллель, сыйныф, кайберләрендә укучылар саны 40 ук җитте, – ди укытучы ветеран. Бүген дә ул аларның тормышы белән кызыксынып яши. Музейда сакланган иң беренче чыгарылыш укучыларының альбомнарын, истәлекләрен карап, хәтирәләрен яңартты бар гомерен балаларга белем биргән олуг укытучы.
Сегодня у нас в гостях была уважаемая учительница нашего села, «Отличник народного просвещения РСФСР», «Заслуженный учитель Татарской АССР» Садыкова Зоя Ивановна.
.