30 июль – Хәрби Диңгез Флоты көне.
Бу көн – Ватаныбызны саклауга матрос-моряк формасында үзләрен аямыйча, утта һәм суда чыныгып, авырлыкларга бирешмичә хезмәт иткән, батыр йөрәкле, кыю чын ир-егетләр бәйрәме. Диңгезчеләр тыныч тормышта да флоттагыча дус, бердәм, хезмәттә дә, гаиләдә дә ирләрчә нык, матур яшәү рәвеше алып бара. Диңгезче ветераннарны, хәзер флотта Ватан алдындагы бурычларын үтәүчеләрне, хәрби хезмәтләре диңгез белән бәйле булган һәркемне истәлекле дата белән котлыйбыз, нык сәламәтлек, иминлек, татулык, бәхет телибез.
Безнең Зирекле авылыннан 44 ир-егет, төрле флотларда моряк булып хезмәт итә. Ә иң беренчеләрдән булып атом су асты көймәсендә: Миннеханов Гомәр Салимхан улы (1941-2004), 1963-1967 елларда (читтә яшәде, ул инде вафат), һәм 1966-1970 елларда Кыямов Габдулла Габделхак улы хезмәт итәләр. Шул уңайдан Хәрби Диңгез Флотында хезмәт итеп кайтып, бүгенге көндә Зирекле авылында яшәүче Киямов Габдулла Габделхак улын һәм Галимов Тәлгат Зәкәрия улын авыл советы, музей һәм авыл клубы хезмәткәрләре тәбрикләде.
Ихлас котлау сүзләре, дәртле биюләр белән бәйрәм рухы барлыкка килде.